Бер фанфурик, ике фанфурик…

2016 елның 14 июне, сишәмбе

 «Халык контроле»ннән башка гына да фанфурик сатучыларны ачыклауның берние юк икән лабаса. Чүплек чавытларына күз салсаң, шул җитә...

Менделеев районындагы авыл кибетләреннән берсенә Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре белән уртак тикшерү нәкъ менә шул рәвешле башланып китте. Чыннан да, кибеттә киштә астыннан гына фанфурик – “Антисептический” косметика лосьонын сату билгеләнде. 

Шулай итеп, полиция хезмәткәрләре 37 савыт лосьонны сатудан алырга мәҗбүр булды. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы  бу җәһәттән административ тикшерү үткәрәчәк.

Авыл эшмәкәре белән мондый продукция сатуның тыелганлыгы турында әңгәмә үткәрелде. “Без бит әле күптән түгел генә эшли башладык. Бәлки, үтәр, дип шуны сатарга булган идек. Менә хәзер генә болай эшлисе калмаганын аңладык” – дип сыкранды эшмәкәр ханым.

Шулай ук эшмәкәргә Хөкүмәтнең 19.01.1998 ел, № 55 карары (үзгәрешләр һәм өстәмәләр белән) белән расланган Сәүдә кагыйдәләре таләпләре, кулланучыларга товарлар турында мәгълүматлар бирү, бәя белешмәлекләрен тутыру тәртибе, Фикерләр һәм тәкъдимнәр кенәгәсен алып бару кагыйдәләре аңлатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International