“Шкалик”, “чинарик”, “фанфурик”, “мерзавчик” – градусы 75 тән артып киткән спиртлы сыекчалы кечкенә генә бу савытларны ничек кенә атап йөртмиләр!
Шул ук вакытта кесәләрендә җилләр уйнап торган “чинарик” яратучылар әкрен генә бер-бер артлы зират тарафларына юл ала...
Чыннан да, хәзер мондый продукциядән аяк сузучылар саны күбәйде.
Әле ярый, “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына “фанфурик” сатучылар турында хәбәр итеп торалар. Әнә шушы көннәрдә генә Менделеев районы кибетләреннән берсендә чын мәгънәсендә шул агуны сатып ятулары турында шикаять алынды.
Шикаять буенча шундук ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы, Россия Эчке эшләр министрлыгының Менделеев районы буенча бүлеге, муниципалитет хезмәткәрләреннән торган мобиль төркем оештырылды. Бу чарага шулай ук пүнәтәйләр, «Менделеевские новости» җирле газета журналисты һәм «Менделеевск ТВ» телекомпаниясе хәбәрчесе кушылды.
Нәтиҗәдә товарны озату документларына ия булмаган килеш сатуга чыгарылган 8 атамадагы 350 савыт спиртлы продукция әйләнештән алынды. Әлеге факт буенча РФ КоАП 14.16 ст. 1 өлеше буенча административ эш кузгатылып, спиртлы продукция үрнәкләре экспертизага җибәрелде.