Сатып алучы шикаяте эзләре буенча

2016 елның 16 июне, пәнҗешәмбе

Әтнә районының Олы Әтнә авылында хосусый эшмәкәрләр М.Н.Минһаҗева һәм Л.С.Мусинаның сату кагыйдәләрен бозуы, тәгаенләп әйткәндә, әлеге ханымнарның суыткычы булмаган палаткаларда тиешле мәгълүматларын күрсәтмичә, алтакта булдырмыйча гына колбаса һәм балык продукциясе сатулары турында шикаять нигезендә бу эшмәкәрләргә карата планнан тыш күчмә тикшерү үткәрелде.

Шикаятьтә күрсәтелгән фактлар, чыннан да, расланды. Югарыда телгә алып үтелгән сәүдә объектларын тикшерү барышында РФ Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, №55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренең  4,10,11 пунктларын бозу очрагы ачыкланып, барлыгы  14672,75 сумлык колбаса һәм балык ризыклары сатудан алынды. Бу фактлар буенча актлар төзелде һәм гамәлдәге закон нигезендә карар кабул итү өчен “Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе Арча районындагы җирле бүлегенә җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International