Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече белән Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлеге полиция хезмәткәрләренең легаль булмаган алкогольле продукция сату фактларын ачыклау максатыннан үткәрелгән рейды бик нәтиҗәле булып чыкты.
2016 елның 11 июнендә «Магнолия» кафесында (түбәндәге адрес буенча урнашкан: Кукмара районы, Киндер Күл авылы, Энергетиклар урамы, 1 йорт) сәүдә залын тикшерү барышында 7 атамадагы шикле хәмер продукциясе, тәгаенләп әйткәндә, «Столичная» һәм «Беленькая» аракысы, «Хеннеси» коньягы, «Баккарди Блек», ромы, «Ольмека» текиласы, «Джек Дэниелс» виские, «Киндзмараулли» шәрабе табылды. Шешәләренә ябыштырылган федераль махсус маркаларының бизәлеше һәм сакланылышы ягыннан Россия Федерациясе территориясендә җитештерелә торган алкогольле продукциянең махсус маркаларына карата куела торган таләпләргә туры килмәвен тикшерүчеләр шундук күреп алды.
Шулай итеп, 4,95 литр күләмендә легаль булмаган продукция законсыз әйләнештән алынды.
Әлеге факт буенча административ тикшерү алып барыла.