“Татарстанныкын сатып ал!”

2016 елның 16 июне, пәнҗешәмбе

2016 елның 15 июнендә Татарстан Республикасы Лаеш шәһәренең «Атлантида» рестораны территориясендә Татарстан Республикасы предприятиеләре җитештерә торган продукциягә күргәзмә-дегустация булып узды.

Биредә Татарстан Республикасының әйдәп баручы предприятиеләре үзләре җитештерә торган продукцияне халыкка танытты. Күргәзмә-дегустациядә «Татспиртпром» АҖ, «Источник здоровья» ҖЧҖ, «Лаишевский рыбозавод» ЯАҖ, «Булгарпиво» АҖ, «Пивоварня Москва-Эфес» ЯАҖ, «Казанский МЭЗ» ААҖ,  «Нәфис-Биопродукт» АҖ кебек  предприятиеләр, шулай ук хосусый эшмәкәрләр Э.Т.Гыймаева, А.Ш.Мамедов һ.б. катнашты.

 Күргәзмәгә җыелган халыкка икмәк-күмәч, камыр, сөт, әче сөт ризыклары, сыр, балык деликатеслары, соус һәм кетчуплар, сыра һәм аракы-шәраб продукциясе тәмен татып карау гына түгел, аларның сыйфатын һәм тәмен бәяләү дә тәкъдим ителде. Шулай итеп, күргәзмә-дегустациядә катнашкан барча кеше бер үк вакытта кулланучы һәм экспертка әйләнде.

Чарага җыелган халыкка кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законнарны аңлату буенча консультация пункты оештырылды. Кулланучыларның һәммәсенә көн кадагына суга торган файдалы мәгълүматлар урын алган буклетлар һәм «Вестник потребителя» газетасы өләшенде. Кызыксынучыларга Кулланучылар хокукларын яклау турында Законның һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең  19.01.1998  ел, № 55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренең гомуми нигезләмәләре аңлатылды.

Әйтергә кирәк, ярминкәгә килүчеләр үзләрен кызыксындырган сорауларын җитештерүчеләрнең вәкилләренә генә түгел, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәренә дә җиткерү мөмкинлеге алды. Белгечебез, үз чиратында, теге яки бу аракы-шәраб продукциясе үрнәкләрендә алкогольле продукциянең легальлеген ничек тикшерергә икәнлеген аңлатты, суррогатка юлыкмас өчен хәмерне сайлап алу серләренә төшендерде.

Күргәзмә барышында кулланучылар тәкъдим ителгән продукциянең сыйфатын югары бәяләде.

Шулай итеп, күргәзмә җирле продукция ассортименты белән таныштыру һәм аны базарга чыгаруга этәргеч бирү өчен менә дигән мөмкинлеккә әйләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International