Азнакай районындагы бер авыл кибетендә лицензиясез генә хәмер сату факты ачыкланган

2016 елның 17 июне, җомга

Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан үткәрелгән чираттагы рейд барышында Азнакай районы «Кибет»ендә хәмер эчемлекләрен законсыз сату факты ачыкланган. Сәүдә предприятиесенең ваклап сәүдә итүгә лицензиясе юклыгы мәгълүм булган. Кибет хуҗасы бу җәһәттән бернинди дә аңлатма бирә алмаган. Моннан тыш ул контрольлек итүче органнарның таләбе буенча әлеге эшчәнлек белән шөгыльләнүенең законлылыгын  раслаучы кирәкле документларны да күрсәтә алмаган. Нәтиҗәдә хокук сакчылары 14 литрдан артыграк күләмдә хәмер продукциясенең төрле төрләрен кибет киштәсеннән алырга мәҗбүр булган.

- Хуҗалык итүче субъектның, ваклап сату өчен лицензиягә ия булмавы сәбәпле, алкогольле продукцияне ваклап сатуга хокукы юк. Хәзерге вакытта әлеге факт буенча административ тикшерү үткәрелә. Хокук бозучы шуның нәтиҗәләре буенча җаваплылыкка тартылачак. Намуссыз эшмәкәрләрне, сатудагы продукциясен конфискацияләү белән бер үк вакытта, зур гына штрафлар да көтә, - дип аңлатып үтте бу җәһәттән хәбәрчебезгә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы Миләүшә Михеева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International