Без һәр көн сан барыбыз да теге яки бу товарлар сатып алабыз, хезмәт күрсәтүләрдән файдаланабыз. Ягъни без барыбыз да – кулланучылар. Әмма Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге туплаган статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, ни кызганыч, кайберәүләребез кулланучы буларак үзләренең хокукларын белеп җиткерми. Шуны истә тотып, без куллланучылар хокукларын яклау турында законның кайбер нигезләмәләрен тәфсилләбрәк аңлатып үтәргә булдык.
Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләр РФ Гражданлык кодексы, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.1992 ел, №2300-1РФ Законына (алга таба – Закон), башка федераль законнар һәм шулар нигезендә кабул ителә торган Россия Федерациясенең башка норматив-хокукый актларына туры китереп җайга салына. Аерым алганда, текстиль, трикотаж, мех киемнәр һәм аяк киемнәрен сату РФ Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, №55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре (алга таба – Кагыйдәләр) нигезендә җайга салынган.
Гарантия срогы – товарда теге яки бу кимчелек ачыкланган очракта җитештерүче, сатучы, вәкаләтле оешма яки вәкаләтле хосусый эшмәкәр, импортер товарны башкасына алыштыру, кире кайтару, андагы кимчелекләрне юкка чыгару турында кулланучы таләбен канәгатьләндерергә тиешле чор ул.
Сатып алучыга товар өчен билгеләнгән гарантия срогы турында мәгълүматларны сатучы хәбәр итәргә тиеш.
Законның 5 статьясы нигезендә, товарга гарантия срогын билгеләү хокукы иң элек аның җитештерүчесенә бирелә. Җитештерүче мондый срокны билгеләмәгән икән, аны сатучы билгели ала. Гомуми кагыйдәләр буенча гарантия срогы товарны сатып алучыга тапшырганнан соң “хәрәкәткә килә” башлый. Әмма бу кагыйдәдән бер чыгарма бар. Аерым алганда, сезонлы товарларга (аяк киеме, кием-салым һ.б.) кагыла бу. Законның 19 статьясындагы 2 пункты нигезендә, бу срок тиешле сезон башланганнан соң (аның башлану срогы, кулланучыларның яшәү урынының климат шартларыннан чыгып, Россия Федерациясенең тиешле субъектлары тарафыннан билгеләнә) исәпләнелә.
“Татарстан Республикасы территориясендә сезонлы билгеләнештәге товарларның гарантия срокларын һәм хезмәт итү срокларын билгеләү өчен сезон сроклары турында” 5 сентябрь, 1998 ел, N 611-р ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә, сезонлы товарларга гарантия срокларын исәпләү өчен сезонның башлану вакыты түбәндәгечә билгеләнгән:
кышкы аяк киеме өчен – 16 ноябрьдән 15 мартка кадәр;
язгы аяк киеме өчен – 16 марттан 15 майга кадәр;
көзге аяк киеме өчен – 1 сентябрьдән 15 ноябрьгә кадәр;
җәйге аяк киеме өчен - 16 майдан 31 августка кадәр.
Бер үк вакытта шуны да исәпкә алырга кирәк: кием-салым һәм аяк киеме сезонлы да, сезонсыз да билгеләнештә булырга мөмкин. Шуңа күрә сезонсыз билгеләнештәге товар сатып алган очракта гарантия сроклары гомуми кагыйдә буенча – сатып алган көннән соң исәпләнелә.
Сатып алучы товарда кимчелекләр ачыклану сәбәпле мөрәҗәгать иткәндә, Сатучы (җитештерүче), вәкаләтле оешма яки вәкаләтле хосусый эшмәкәр, импортер, Законның 18 статьясындагы 5 пункты һәм Кагыйдәләрнең 28 пункты нигезендә, сыйфатсыз товарны кулланучыдан кабул итеп алырга һәм, кирәк булган очракта, товарның сыйфатына тикшерү үткәрергә тиеш. Кулланучы товарның сыйфатын тикшерүдә катнашуга хокуклы.
Товарда кимчелекләрнең килеп чыгу сәбәпләре турында бәхәс туган очракта сатучы (җитештерүче), вәкаләтле оешма яки вәкаләтле хосусый эшмәкәр, импортер үзенең хисабына товарга экспертиза үткәрергә тиеш. Экспертиза, кулланучының тиешле таләпләрен (товардагы кимчелекләрне юкка чыгару, аны алыштыру яки кире кайтару) канәгатьләндерү өчен, Законның 20, 21 һәм 22 статьяларында билгеләнгән срокларда үткәрелә. Шуңа күрә кулланучының сатучыга язмача претензия (анда кулланучының таләбе күрсәтелә) белән мөрәҗәгать итүе кирәк. Кулланучы товарга экспертиза үткәргәндә анда катнашуга һәм, экспертиза нәтиҗәләреннән канәгать булмаган очракта, мондый экспертиза бәяләмәсен суд тәртибендә бәхәсле дип игълан итәргә мөмкин.
Товарга экспертиза үткәрү нәтиҗәсендә товардагы кимчелекләрнең сатучы (җитештерүче) җавап бирми торган хәлләр аркасында килеп чыкканлыгы билгеләнгәндә, кулланучы сатучыга (җитештерүче), вәкаләтле оешмага яки вәкаләтле хосусый эшмәкәргә, импортерга экспертиза үткәрү чыгымнарын, шулай ук экспертиза үткәрүгә бәйле рәвештә товарны саклау һәм китереп кую-йөртү чыгымнарын капларга тиеш.
Законның 18 статьясындагы 6 пункты нигезендә, Сатучы (җитештерүче), вәкаләтле оешма яки вәкаләтле хосусый эшмәкәр, импортер гарантия срогы билгеләнмәгән товардагы кимчелекләр өчен – бу кимчелекләр товарны кулланучыга тапшырганчы килеп чыкканда яки моңа кадәрге сәбәпләр аркасында килеп чыкканда – җавап бирә. Әмма бу сәбәпләрне кулланучы дәлилләп күрсәтергә тиеш.
Сатучы (җитештерүче), вәкаләтле оешма яки вәкаләтле хосусый эшмәкәр, импортер гарантия срогы билгеләнгән товардагы кимчелекләр өчен җавап бирә – бу кимчелекләрнең, кулланучы тарафыннан товардан файдалану, аны саклау яки китерү-йөртү кагыйдәләрен бозу, өченче затларның гамәлләре яки гадәттән тыш хәлләр аркасында, товарны кулланучыга тапшырганнан соң килеп чыкканлыгын дәлилли алмаса.
Законның 24 статьясындагы 4,5 пунктлары нигезендә, кулланучы сыйфатсыз товарны кире кайтару очрагында товарның килешүдә билгеләнгән бәясе белән мондый таләпне ихтыярый рәвештә канәгатьләндерү вакытындагы, яки таләп ихтыярый рәвештә канәгатьләндерелмәгән очракта, суд карары чыгарылган вакыттагы тиешле товар бәясе арасындагы аерманы каплауны таләп итүгә хокуклы.
Кредитка сатып алынган сыйфатсыз товарны кире кайтару очрагында кулланучыга әлеге товарны кире кайтару көненә түләнелгән кредит күләмендә товар өчен түләнелән акча кире кайтарып бирелә, шулай ук кредит биргән өчен түләү каплана.
Шул ук вакытта кулланучы сыйфатсыз товар сатылуы аркасында үзенә китерелгән зыянны тулысынча каплауны таләп итүгә хокуклы.
Кулланучыга шуны да истә тотарга кирәк: сатучының кулланучы хокукларын бозуы төгәл генә билгеләгән-теркәлгән, сатып алучы тарафыннан игълан ителгән таләпләр тиешле дәлилләр белән ныгытылган, судка кадәр дәгъва дөрес итеп әзерләнгән очракта, сатучыны җаваплылыкка тартырга мөмкин. Судта тиешле сәүдә урынында товар сатып алу фактын, Законның 18 статьясында билгеләнгән таләпләрне үтәү үтенече белән кибеткә судка кадәр тәртиптә мөрәҗәгать итү фактын, әлеге товар өчен гарантия срогы күздә тотылуын, шулай ук сыйфатсыз товар сатып алу аркасында кулланучыга зыян китерелү фактын расларга туры киләчәк.
Хөрмәтле кулланучыларыбыз! Үзегезне борчыган теге яки бу мәсьәләләр буенча киңәш-табыш алу өчен түбәндәге адрес буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органына мөрәҗәгать итә аласыз: 422000, ТР, Арча ш.т.б., Банк ур., 2а й., тел. 884366 3-28-93, Балтач районында - 884368 2-44-03, Кукмара районында - 884364 2-60-75, Саба районында - 884362 2-30-84, Теләче районында - 884360 2-12-55.