Әгерҗе районында комплекслы чара үткәрдек

2016 елның 17 июне, җомга

 16 июньдә Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Әгерҗе муниципаль районында комплекслы чара үткәрде.

Бүлек белгечләре шәһәр кибетләрендә (Әгерҗе районы кулланучылар җәмгыятенең 18 нче кибете, хосусый эшмәкәр Ревенконың «Изобилие» кибете) социаль әһәмиятле ризыклар бәясенә мониторинг үткәрде. Чара нәтиҗәләреннән күренгәнчә, кибетләрдә кулланучылар өчен социаль әһәмиятле барлык товарлар да бар, бәяләрнең “сикерүе” дә күзәтелми.

Моннан тыш Әгерҗе шәһәре базарында 24 атамадагы азык-төлек бәясенә һәм Әгерҗе шәһәре ваклап сату челтәрендә сыраның тәкъдим ителүенә мониторинг үткәрелде.

Бүлек хезмәткәрләре Әгерҗе шәһәрендә эшмәкәрләр белән очрашты. Азык-төлек кибетләрендә сатып алучылар белән аңлату эше үткәрелеп, аларга “Кулланучылар хокукларын яклау турында”  07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең  19.01.1998 ел, № 55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре, контрольлек чараларын үткәрү тәртибе, сатучыларның, хосусый эшмәкәрләрнең хокуклары һәм бурычлары аңлатылды. Кибетләрдә һәм Әгерҗе шәһәре башкарма комитетында «Вестник потребителя» газетасының соңгы 5 саны (әлеге басма “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү” кече программасын тормышка ашыру кысаларында бастырып чыгарыла) өләшенде. Сүз уңаеннан, газета битләренең кулланучы хокуклары һәм бурычлары турында файдалы һәм мавыктыргыч мәгълүматларга, тормыштан алынган кызыклы мисалларга, товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрне дөрес итеп сайлау серләренә, сәүдә дөньясы яңалыкларына бай булуын искәртеп үтәргә кирәк.

 Кулланучылар хокукларын яклау бүлеге белгечләре кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хокукларны кысуга бәйле сорауларга квалификацияле, тулы җаваплар бирде, чарада катнашкан барча кешегә Дәүләт алкоголь инспекциясе әзерләгән буклетлар (“претензияне ничек язарга?”, “судка ничек дөрес итеп мөрәҗәгать итәргә?”, “түләүле медицина хезмәтләре күрсәтелгәндә кулланучы хокуклары”) таратылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International