2016 елның 17 июнендә Биектау муниципаль районында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Әсхәт улы Арсланов катнашында күчмә чара булып узды.
Чара Латыйпов крестьян-фермер хуҗалыгының гаилә сөтчелек фермасы белән танышудан башланды. Кунаклар хуҗалык территориясендә булып, мөгезле эре терлекне асрау шартларын карады, әлеге предприятиене алга таба үстерү перспективалары белән танышты. Әңгәмә барышында Латыйповлар гаиләсенең бу хуҗалыкны 2010 елда оештырулары мәгълүм булды. Хуҗалык башлыгының бик зур тырышлыгы белән терлекләрнең баш саны елдан-ел арта. Производствода югары технологияле җиһазларны куллану теге яки бу югалтулардан котылу һәм сыерларның сөтен арттыру мөмкинлеге бирә икән.
Шуннан соң Биектау муниципаль районының Дөбъяз авыл җирлеге советы бинасында Биектау районы территориясендә эшчәнлек алып баручы хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре катнашында киңәйтелгән киңәшмә үткәрелде. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Р.Ә.Арсланов, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы М.И.Егорова, Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф.Хөснетдинов, Дөбъяз авыл җирлеге башлыгы А.С.Низамов, «Алкоторг» ҖЧҖ, «Булгар-пиво» ЯАҖ вәкилләре һ.б. катнашты.
Киңәшмәне Дөбъяз авыл җирлеге башлыгы А.С.Низамов ачып, чарага җыелган халыкны районның төп җитештерү-икътисадый күрсәткечләре белән таныштырды.
Рөстәм Әсхәт улы Арсланов тулаем алганда республика һәм аерым алганда Биектау районы куллану базарының торышы һәм аны үстерү проблемалары, республика җитештерүчеләренең продукциясен сату, социаль әһәмиятле азык-төлек товарлары ассортиментын үтәү зарурилыгы турында тәфсилләп сөйләде.
Күчмә чарада катнашучылар куллану базары өлкәсендәге законнарга кертелгән яңалыклар белән таныштырылды. Татарстан Республикасы муниципаль һәм дәүләт хезмәтләре күрсәтү сайтында “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы (бу ресурска гражданнарыбыз алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозу очраклары турында хәбәр итә ала) эше турында сөйләп үтелде
Рөстәм Әсхәт улы киңәшмәдә катнашучыларның барлык сорауларына тулы җаваплар ирештерде.
Киңәшмә төгәлләнгәч, Рөстәм Әсхәт улы гражданнарны кабул итте. Шулай итеп, Биектау районында яшәүчеләр инспекция җитәкчесе урынбасарына кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә, шулай ук хәмер базары өлкәсендә үзләрен кызыксындырган сорауларын бирү мөмкинлеге алды.
Барлык чаралардан соң Р.Ә.Арсланов «Биектау» телерадикомпаниясе хәбәрчесе белән әңгәмә корды.
Гомумән алганда, Биектау районынга сәфәребез барыбызда да уңай тәэсирләр калдырды.