2016 елның 17 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы хезмәткәрләре Зеленодол муниципаль районы территориясендә халык куллануы товарлары бәясе һәм ассортиментына, хосусый эшмәкәрләр, юридик затлар тарафыннан алкогольле продукцияне ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына карата чикләүләрнең үтәлешенә мониторинг үткәрү барышында стационар булмаган сәүдә объектларында сыра һәм сыра эчемлекләрен сату фактларын билгеләде.
Әйтик, Зеленодол районының Красный Яр авылында бер эшмәкәрнең, лареклар урнаштырып, шунда сыра һәм сыра эчемлекләрен сатып ятуы билгеләнде. Аның бер ларекта – шешәләрдә һәм калай банкаларда сыра сатуы, икенчесендә - савытларга тутырып сатыла торган эчемлекләр кибетен оештыруы мәгълүм булды.
Нәтиҗәдә хәсрәт эшмәкәр 470,33 л сырасыннан мәхрүм калды. Закон нигезендә, стационар булмаган сәүдә объектларында алкогольле продукцияне сатарга ярамавын тагын бер кат исегезгә төшерәбез.
Эшмәкәргә, административ хокук бозу турында беркетмә тутырырга килүен сорап, уведомление җибәрелде.