Күргәзмә – җирле җитештерүчеләр продукциясен халыкка таныту ысулларыннан берсе

2016 елның 20 июне, дүшәмбе

 ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы җирле җитештерүчеләрнең продукциясен халыкка танытуда актив катнаша.

2016 елның 17 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре “Раннур” ҖЧҖ нең «Раиль» кибетендә  әлеге җәмгыять җитештергән продукция күргәзмәсен оештыруда катнашты.

Шулай итеп, кулланучылар хозурына кибет янында гына урнашкан цехта җитештерелә торган берничә атамадагы камыр ризыклары – кондитер әйберләре тәкъдим ителде. Болар – кара җимеш, «Ассорти», алма бәлешләре, кош теле,  «Татлы» кондитер ризыгы, чәк-чәк, бал кушып пешерелгән торт. Сатып алучылар белән аралашу барышында халыкның әлеге кибеткә көн саен китереп сатыла торган ризыклардан бик тә канәгать булуы ачыкланды.

Шуны да билгеләп үтәсе килә: бу хуҗалык итүче субъект үзе тарафыннан җитештерелә башлаган яңа продукцияне куллану базарында халыкка таныту буенча даими рәвештә эш алып бара.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы халыкны сыйфатлы товарлар, хезмәт күрсәтүләрне сайлап алу һәм сатып алуга өйрәтү максатындагы чараларны алга таба да дәвам иттерәчәк. Бер үк вакытта әлеге чараларның халыкка куллану базарында сатыла торган җирле һәм республика җитештерүчеләренең товарлары турында вакытында җиткереп бару мөмкинлеге бирүен дә әйтеп үтәргә онытмыйк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International