Җәйге чираттагы яллар һәм сәфәрләр чорының иң кызган чагы. Димәк, теләсә кайсы сәяхәт өчен кирәкле әйбәт һәм ышанычлы ярдәмчебез – чемодан сайларга вакыт, дигән сүз. Аны ничек сайларга?
Чемоданның төп билгеләнеше – багаж йөртү һәм саклау. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре чемодан сатып алганда түбәндәгеләрне истә тотарга киңәш итә.
Нинди зурлыкта?
Заманча чемоданнар өч төрле зурлыкта: кечкенә, уртача һәм зур булырга мөмкин:
— кечкенә (корпусының күләме – 20 - 55 л, биеклеге – 60 см);
— уртача ( корпусының күләме – 55 - 87 л, биеклеге – 75 см);
— зур ( корпусының күләме – 85 - 125 л, биеклеге – 85 см кадәр).
Кыска сроклы ялга киткәндә яки еш кына командировкаларга чыгарга туры килгәндә күләме 30 л кадәрге кечкенә генә чемодан яки юл сумкасыннан да әйбәте юк. Ул вак-төяк кирәк-ярак һәм кием-салым тутыру өчен бик тә уңайлы. Дус-ишләр белән озакка сузылган сәфәрләр өчен күләме 55 литрлы уртача зурлыктагы чемодан сайлап алу отышлы. Гадәттә юл сумкалары һәм чемоданнарның зурлыгы әнә шундый. Гаилә белән ял итү яки сәфәргә чыгу өчен күләме 100 литрдан ким булмаган зур чемодан сайлап алу шарт. Анда гаиләгез әгъзаларының барлык кием-салымы, кирәк-ярагы сыячак!
.Чемодан сайлаганда, калынлыгын үлчәү юлы белән, чемодан күләменең арту мөмкинлеге белән кызыксыныгыз. Тышкы ягында өстәмә кесәләр һәм бүлекләр аның күләмен шактый ук арттырып җибәрә.
Нинди материалдан эшләнгән?
Чемоданны ничек сайлыйсын бик төгәл белү өчен тагын бер әйберне игътибардан читтә калдырмаска кирәк. Чемодан сайлаганда исәпкә алынырга тиешле бу әйбер – корпусын ясауда кулланылган материал. Заманча чемоданнар тукымадан, металл һәм күннән ясала.
Тукыма чемоданнар: чемоданнарның мондый төре сәяхәтчеләребез тарафыннан иң күп кулланыла. Төп өстенлекләре: җиңел, нык һәм очсыз. Моннан тыш чемодан тукымасын су үткәрми торган үзенчәлекләргә ия булган махсус матдә белән эшкәртү ныклылыгын, чыдамлыгын да арттыра.
Күпчелек очракларда тукыма корпуслы чемоданнарның тышкы ягы вак-төяк салу өчен кесәләр һәм бүлекләргә бик бай була. Әмма, өстенлекләренә карамастан, чемоданнарның мондый төре кайбер җитешсезлекләргә дә ия: тукымада таплар кала, тузан утыра. Берникадәр вакыттан соң кыршыла да башлый әле. Мондый материалдан эшләнгән чемоданны йомшак кыллы щеткалар һәм нейтраль юу средстволары белән юарга-чистартырга кирәк. Шуңа күрә тукымадан эшләнгәнен сайлап алганда, кер күтәрә торган караңгырак төстәгесенә өстенлек бирү фарыз.
Пластик чемоданнар: мондый чемоданнар озакка чыдый, бик җиңел һәм уңайлы. Чемоданнарның пластик корпусы поликарбонаттан, ABS пластик һәм полипропиленнан эшләнелергә мөмкин. Каркасы өстәмә рәвештә титан белән тышланып (кителү, яньчелү, сыдырылудан саклый) пластиктан эшләнгән чемоданнар бигрәк тә нык була. Металл белән тышланган пластик корпуслы чемоданнар да - шактый ук чыдам һәм ышанычлы. Шулай да бу материалның механик зыян килүләрдән әлләни саклый алмавын әйтеп үтәргә кирәк.
Әмма ышанычлы булулары һәм озакка чыдауларына карамастан, пластик чемоданнарның да кайбер кимчелекле яклары бар. Мәсәлән, тукыма модельләрдән аермалы буларак, кесәләр һәмм бүлекләр бәрабәренә күләмнәре зурая алмый.
Металл чемоданнар: гади кулланучылар мондый чемоданнардан бик сирәк файдалана. Алар башлыча югары сыйфатлы авиация алюминиеннан эшләнә. Бик ышанычлы һәм чыдам. Кыйммәт тора.
Күн чемоданнар: күн корпуслы чемоданнар кыйммәтле юл товарларына керә. Карап торышка – бик матур. Даими рәвештә чистартып-карап торуны таләп итә, тиз сыдырыла, кыршыла. Шуңа күрә мондый чемоданнар өчен саклагыч тышлык яки пленка сатып алырга кирәк.
Көпчәкләрне тәгәрәтәбезме?
Заманча чемоданнарны күпчәкләрдән башка гына күз алдына да китереп булмый. Тулаем алганда чемоданның чыдамлыгы, ышанычлылыгы нәкъ менә шуларның конструкциясе һәм материалы сыйфатына бәйле.
Чемоданда бер яки ике пар тәгәрмәч булырга мөмкин. Дүрт көпчәклесе – иң әйбәте булып санала. Тартып барганда, дүрт көпчәкле чемоданны авыштырырга кирәкми. Конструкциясе авыштыру мөмкинлеге биргән очракта, мондый чемоданны теләсә нинди сикәлтәле юллардан, сукмаклар һәм хәтта күлләвекләрдән “эһ” тә итмичә тартып барырга мөмкин.
Ике көпчәкле модельләренең көпчәкләре гадәттә корпус эченә урнаштырылган була. Мондый чемоданны авыштырып кына тартып бару шарт.
Чемодан төбенә урнаштырылып, диаметры кимендә 7 сантиметрга тигез булган зур көпчәкләр иң ышанычлысы булып санала. Мондый көпчәкләр тиз тузмый, деформациягә бирешми, селкенми-какшамый. Тәгәрмәчләре бер күчәргә урнаштырылган модельләрне сайлап алмаска тырышыгыз. Чөнки моның ише көпчәкләр бик тиз яраксызга чыга һәм ватыла.
Көпчәкләр җитештерүдә кулланыла торган материаллар да аерым игътибар үзәгенә алына. Җитештерүчеләр чемоданнарына пластмасса, ярымпластмасса, силикон һәм ярымсиликон көпчәкләр куярга мөмкин. Силикон көпчәкләр иң ныгы булып санала. Алар тиз тузмый-кыршылмый, дөбердәми.
Тоткасы да тоткасы...
Чемодан сайлап алганда, тоткасын да игътибардан читтә калдырырга ярамый. Чемоданнарның күпчелеге өч төрле тотка – тартып чыгарыла торган (телескопик), ян һәм өске тоткалар (пластик модельләр өчен – пластик, тукыма чемоданнар өчен - тукыма тотка) белән тәэмин ителә. Ян һәм өске тоткалары металл беркеткечләр ярдәмендә корпуска әйбәтләп беркетелергә яки капрон җепләр белән тегеп куелырга тиеш.
Телескопик яки тартып чыгарыла торган тотка чемоданны күчереп йөртү өчен бик зур уңайлыклар тудыра. Сыйфатлы тотканың нигезе тимердән эшләнеп, чемоданны йөртүе уңайлы булсын өчен тышлыгы пластик яки резинадан ясала. Тартып чыгарыла торган тотка, ватылмасын-зыян килмәсен өчен, чемодан корпусына тулысынча кертеп куела торган булырга тиеш.
Чемодандагы барлык тоткаларның уңайлы, төзек һәм ышанычлы булуы шарт. Алар чемоданны йөрткәндә теге яки бу уңайсызлыклар тудырмаска тиеш.
Йозагы
Чемоданнарның молнияләре һәм бикләре: чемодан сайлаганда, эчендәге әйберләрегезнең сакланылышы өчен ябу механизмнары – молния һәм бикләренең җавап бирүен онытмаска кирәк.
Заманча чемоданнар ике төрле молния – пластик һәм тимер молния белән тәэмин ителә. Эре тешле пластик молнияләр – иң ышанычлысы. Мондый молнияләр бернинди температурага да бирешми, җиңел, уңайлы, формасын да үзгәртми.
Металлдан эшләнгән молния температура “уйнаудан”, югары дәрәҗәдәге дымлылыктан бозыла. Авыррак, берникадәр вакыттан соң формасын да үзгәртә.
Молниянең тешләре - пластиктан, ә инде молния язычогы һәм биге металлдан эшләнгән булырга тиеш.
Молниянең материалыннан тыш, үлчәме дә зур әһәмияткә ия. Молния никадәр киңрәк булса, конструкциясе дә ныграк. Иң әйбәте – 8-11мм киңлектәгесе. Молниянең эшләве-эшләмәвен чемоданны сатып алганда ук тикшереп карагыз. Тартканда туктап калса, берникадәр вакыттан соң әйбәт тартыла башлавына өметләнмәгез. Мондый очракта башка чемоданны сайлап алуы хәерлерәк.
Чемоданнарга башлыча ике төрле йозак: кодлы һәм ачкычлы йозак урнаштырыла. Ышанычлырак булсын өчен берничә йозаклысын (әйтик, кодлы - бер һәм ачкычлы - ике йозак, яисә бер кодлы һәм бер ачкычлы йозак) сайлап алуы хәерлерәк. Әмма нинди генә йозаклысын сайлап алсагыз да, аннан файдалануның гади генә кагыйдәләрен онытмагыз: кодлы бик өчен код саннарын блокнотыгызга, планшет яки органайзерга язып куегыз (онытмас өчен). Ә инде йозак ачкычын, югалмасын өчен, тиз генә табып була торган ышанычлы урында (шкатулка, акча янчыгы, ачкычлар белән бергә) саклагыз.
Чемоданны махсус кибеттән сатып алганда, товарга гарантиянең (танылган бренд белән чемодан сатып алган очракта), паспортының бармы-юкмы икәнен белешегез. Чемодан сатып алганда, эчке тышлыгының, кесәләре, бикләре, ябышкак бикләре һәм башка мөһим элементларының төзеклеген игътибар белән карагыз.
Хөрмәтле кулланучыларыбыз! Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча мәгълүматлар, киңәш-табышлар алырга кирәк булганда, кулланучы буларак үз хокукларыгыз санга сугылмаганда түбәндәге адрес буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләренә мөрәҗәгать итә аласыз: Әлмәт ш. Гафиатуллин ур., 26
тел.: (8553) 22-21-33, e-mail: alina@tatzpp.ru, almet@tatzpp.ru.