Кара чияне ничек сайларга? Иң мөһим биш киңәш

2016 елның 21 июне, сишәмбе

Гаҗәеп дәрәҗәдә тәмле-татлы, хуш исле кара чия өлгерде. Аны ничек сайлап алырга? Бу җәһәттән ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгече  Алина Виноградова үз киңәшләре белән уртаклашты.

Кара чияне вакытында алыгыз

Аны иң кызган чорында, июнь-июль айларында сатып алыгыз. Бу вакытта чия очсызрак та, тәмлерәк тә.

Бигрәк матур!

 “Тышкы кыяфәте” һәм җимшән торышы чиянең әйбәтме-юкмы икәнен күрсәтә.

Җимшәненең корыган булуы, төссезләнүе кара чиянең (шулай ук гадәти чиянең дә) озак сакланганлыгын яки инде артык өлгергәнлеген күрсәтә. Куагыннан яңа гына җыеп алынган югары сыйфатлы чиянең җимшәне ямь-яшел, сусыл була. Чия тышчасының йомшармаганмы-юкмы, бәрелгән-яньчелгән урыннарының бармы-юкмы икәнен әйбәтләп карагыз. Бәрелгән-яньчелгән, сыдырылган чия тиз чери. Шул ук вакытта бу  - аның кирәгеннән артык өлгерү билгесе дә.

Төсе нәрсәләр сөйли?

Файдалы һәм туклыклы матдәләренең булу-булмавы турыдан-туры төсенә бәйле. Каракучкылрак булган саен, чиядә шикәр, каротиноидлар, антоциан һәм органик кислоталар микъдары шуның кадәр күп.

Хуш исе дә хуш исе!

Сатып алганда, кара чия коры, каты, басылмаган булырга, ялтырап торырга тиеш. Тартынып тормастан, иснәп карагыз: әчегән ис чиянең бозыла башлаганын аңлата. Сүз уңаеннан, кара чиядән бик тә тәмле десерт ясау өчен бары тик куагыннан әле яңа гына җыеп алынганнарын гына кулланып булуын әйтеп үтәргә кирәк.

Янәшәсендә нәрсә?

Бозылганы янәшәсендә яткан чияне алмагыз – тиз чериячәк.

Ә инде алдап сатсалар...

 Хөрмәтле кулланучыларыбыз! Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча мәгълүматлар, киңәш-табышлар алырга кирәк булганда, кулланучы буларак үз хокукларыгыз санга сугылмаганда түбәндәге адреслар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләренә мөрәҗәгать итә аласыз:
Әлмәт ш., Гафиатуллин ур., 26,
тел.: (8553) 22-21-33, e-mail: alina@tatzpp.ru, almet@tatzpp.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International