Сорау: Кыска дулкынлы мичебез ватылды. Әле гарантия срогы бетмәгән булуга карамастан, кибет сатучылары аны Сервис үзәгенә алып килергә кушты. 12 кг авырлыктагы мичне ничек алып барасы икән инде, дип баш ватканда, танышларым аны Сервис үзәге үзе алып китәргә тиешлеген әйтеп сөендерде. Шулай да Закон буенча мичне кем китереп бирергә тиеш икән?
Җавап: Ремонтлау, бәясен киметү, алыштыру һәм (яки) кулланучыга кире кайтару максатында зур габаритлы товарны һәм авырлыгы биш килограммнан артыграк булган товарны йөртүне кибет яки Сервис үзәге хәл итәргә тиеш. Әлеге нигезләмә “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының 18 статьясындагы 7 пунктында билгеләнгән. Әмма Сезгә товарны китереп бирү турында таләбегезне, әйтик, претензиядә яки гаризагызда язмача күрсәтергә кирәк. Әлеге бурыч үтәлмәгәндә, шулай ук кибет яки Сервис үзәге кулланучы яши торган урында булмаганда, бу товарларны китереп бирү яки кире кайтару кулланучы тарафыннан хәл ителергә мөмкин. Бу очракта кибет яки Сервис үзәге кулланучыга әлеге товарларны китереп бирү һәм (яки) кире кайтаруга бәйле чыгымнарны капларга тиеш. Шуңа күрә, мөстәкыйль рәвештә китереп биргән очракта, барлык чыгымнарны расларга кирәк (әйбер ташу белән шөгыльләнүче оешманың касса чегын яки квитанциясен югалтмаска). Сатучыларга һәм Сервис үзәгенә документларның күчермәсен генә тапшырырга онытмагыз!
Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча мәгълүматлар, киңәш-табышлар алырга кирәк булганда, кулланучы буларак үз хокукларыгыз санга сугылмаганда түбәндәге адреслар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләренә мөрәҗәгать итә аласыз:
Әлмәт районы һәм Әлмәт ш. 423450,
Әлмәт ш., Гафиатуллин ур., 26
тел.: (8553) 22-21-33
e-mail: alina@tatzpp.ru, almet@tatzpp.ru,
Азнакай районы һәм Азнакай ш. 423200, Азнакай ш., Нефтьчеләр ур., 23а,
e-mail:aznak@tatzpp.ru
тел.: (85592) 7-05-07
Баулы районы һәм Баулы ш. 423930,
Баулы ш.. Горюнов ур., 14
e-mail: bavly@tatzpp.ru
тел.: (85569) 5-33-16
Бөгелмә районы һәм Бөгелмә ш. 423230,
Бөгелмә ш., Гашек ур., 3
e-mail: bugulma@tatzpp.ru
тел.: (85594) 6-71-17
Лениногорск районы һәм Лениногорск ш. 423250,
Лениногорск ш., Гагарин ур., 51 e-mail:lensk@tatzpp.ru тел.: (85595) 5-19-72
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Виноградова Алина Игорьевна