Кулланучылар хокуклары

2016 елның 21 июне, сишәмбе

 Моннан 5 ай элегрәк кенә сатып алынган мобиль телефоным эшләми башлагач, «Связной» салонына (шуннан  алган идем) мөрәҗәгать иттем. Менеджер телефонны карагач, гарантия ремонтына кабул итмәячәген белдерде, чөнки, телефонда сыдырылган урыннары булганлыктан, имеш, формасы  бераз үзгәргән, димәк, кулдан төшереп җибәрү сәбәпле ватылган, дип, үземне гаепле итеп калдырды. Тик минем телефоныма бернинди дә зыян китергәнем юк. Кибет хезмәткәрләре хаклымы? Миңа үземнең хаклы булуымны ничек расларга?

Кибет хезмәткәре хаклы түгел. Телефонның сафтан чыгу сәбәбен бары тик экспертиза гына билгели ала. Гарантия срогы чыкмаган икән, экспертизаны кибет үткәрергә тиеш. Ә менә экспертлар производствода кимчелекләргә юл куелмаганлыгы, телефонга механик зыян килгәнлеге турында бәяләмә чыгарган очракта кулланучы сатучыга экспертиза чыгымнарын капларга тиеш. Телефонның бәрелмәгән-сугылмаганлыгына иманыгыз камил икән, кибеткә язмача претензия тапшырып, телефонны тикшерүгә бирегез. Кибет рәсми претензиягезне караудан да баш тартса, экспертизаны үз хисабыгызга үткәреп, суд тәртибендә кибеттән аны үткәрү чыгымнарын түләтергә һәм  телефонны башкасына алыштыру яки түләнгән акчагызны кире кайтару мәсьәләсен хәл итәргә була. Кибет 45 көн эчендә телефонны ремонтламаган очракта, сезнең аны башкасына алыштыру яки түләнгән акчагызны кире кайтару хокукы барлыкка килә. Бу срокны претензия тапшырган көннән (яки претензияне почта аша заказлы хат белән тапшырган көннән) санагыз.

Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча мәгълүматлар, киңәш-табышлар алырга кирәк булганда, кулланучы буларак үз хокукларыгыз санга сугылмаганда түбәндәге адреслар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләренә мөрәҗәгать итә аласыз:

Әлмәт районы һәм Әлмәт ш. 423450,
Әлмәт ш., Гафиатуллин ур., 26
тел.: (8553) 22-21-33
e-mail: alina@tatzpp.ru, almet@tatzpp.ru,

Азнакай районы һәм Азнакай ш. 423200, Азнакай ш., Нефтьчеләр ур., 23а,
e-mail:aznak@tatzpp.ru
тел.: (85592) 7-05-07

Баулы районы һәм Баулы ш. 423930,
Баулы ш.. Горюнов ур., 14
e-mail: bavly@tatzpp.ru
тел.: (85569) 5-33-16
Бөгелмә районы һәм Бөгелмә ш. 423230,

Бөгелмә ш., Гашек ур., 3
e-mail: bugulma@tatzpp.ru
тел.: (85594) 6-71-17

Лениногорск районы һәм Лениногорск ш. 423250,
Лениногорск ш., Гагарин ур., 51 e-mail:lensk@tatzpp.ru тел.: (85595) 5-19-72

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Виноградова Алина Игорьевна

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International