Ютазыда яшәүчегә товарын кире кайтарып биргәндә паспорты кирәкме?

2016 елның 21 июне, сишәмбе

Кулланучы, “Кулланучылар хокукларын яклау турында”  7 февраль, 1992 ел, № 2300-I Россия Федерациясе Законының (алга таба – Закон)  18, 25 статьялары нигезендә, товар өчен түләнгән акчасын кире кайтаруларын таләп итүгә хокуклы.

Шул ук вакытта Законда паспорт яки шәхесне раслаучы башка документ күрсәтү зарурилыгы турында әйтелмәгән. Бу җәһәттән сатучы, Россия Федерациясе Гражданлык кодексы һәм Закон нормаларыннан тыш, түбәндәге документларга таянырга тиеш:

- “Роскомторг”ның 10.07.1996 ел, N 1-794/32-5 хаты белән расланган Сәүдә оешмаларында товарларны кабул итү, саклау һәм җибәрү операцияләрен учетка алу һәм рәсмиләштерү буенча методик рекомендацияләргә (алга таба – Методик рекомендацияләр);

- “Юридик затлар тарафыннан касса операцияләрен алып бару тәртибе һәм хосусый эшмәкәрләр һәм кече эшмәкәрлек субъектлары тарафыннан касса операцияләрен алып баруның гадиләштерелгән тәртибе турында”   11 март, 2014 ел,  N 3210-У Россия Банкы күрсәтмәсенә (алга таба – Күрсәтмә).

Кулланучылар хокукларын яклау турында Закон сатучыны әлеге норматив актлар таләпләрен үтәүдән азат итми.

Методик рекомендацияләрнең 10.3 пункты нигезендә, товарны кире кайтару яки товарлар кабул итү сатып алучының ирекле рәвештә тутырылырга тиешле гаризасы нигезендә хәл ителә. Шуннан соң товар сатучыга тапшырыла, ә сатучы сатып алучыга акча средстволарын кире кайтара. Кабул итеп алынган товарга ике нөсхәдә товарны кабул итү акты (накладной) тутырыла. Актның (накладной) бер нөсхәсе товар отчеты янына куела, икенчесе – сатып алучыга бирелә.

Товарны кабул итү акты (накладной) һәм сатып алучының гаризасы нигезендә, расход касса ордеры ( РФ Дәүләт статистика комитетының  18.08.1998 ел, № 88 карары белән расланган № КО-2 форма) рәсмиләштерелә һәм кире кайтарылган товар өчен акча средстволары бирелә.

Күрсәтмәләрнең  6.1 пункты нигезендә, кассир, акчаны кабул итеп алучы күрсәткән паспорт яки Россия Федерациясе законы таләпләре нигезендә шәхесен раслаучы башка документ яисә   акчаны кабул итеп алучы күрсәткән ышанычнамә һәм шәхесен раслаучы документ буенча  акчаны кабул итеп алучыны таныгач, аңа акча бирә.

Шул рәвешле, сатучы товар өчен түләнгән акчаны кире кайтарганда сатып алучыдан паспортын яки шәхесен раслаучы башка документны күрсәтүне таләп итүгә (әмма күчермәләрен алу өчен түгел, бәлки шәхесне тану өчен генә) хокуклы.

Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча мәгълүматлар, киңәш-табышлар алырга кирәк булганда, кулланучы буларак үз хокукларыгыз санга сугылмаганда түбәндәге адреслар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләренә мөрәҗәгать итә аласыз:

Әлмәт районы һәм Әлмәт ш. 423450,
Әлмәт ш., Гафиатуллин ур., 26
тел.: (8553) 22-21-33
e-mail: alina@tatzpp.ru, almet@tatzpp.ru,

Азнакай районы һәм Азнакай ш. 423200, Азнакай ш., Нефтьчеләр ур., 23а,
e-mail:aznak@tatzpp.ru
тел.: (85592) 7-05-07

Баулы районы һәм Баулы ш. 423930,
Баулы ш.. Горюнов ур., 14
e-mail: bavly@tatzpp.ru
тел.: (85569) 5-33-16

Бөгелмә районы һәм Бөгелмә ш. 423230,

Бөгелмә ш., Гашек ур., 3
e-mail: bugulma@tatzpp.ru
тел.: (85594) 6-71-17

Лениногорск районы һәм Лениногорск ш. 423250,
Лениногорск ш., Гагарин ур., 51 e-mail:lensk@tatzpp.ru

тел.: (85595) 5-19-72

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Виноградова Алина Игорьевна


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International