Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы тарафыннан оештырылган җирле товар җитештерүчеләр продукциясенә күргәзмә-дегустация әнә шундый сүзләрдән башланды. 2016 елның 21 июнендә Балык Бистәсе шәһәр тибындагы бистәсендә бистә халкы һәм дә кунаклары ике сәгать буе - 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькәчә җирле җитештерүчеләребез продукциясе белән танышу һәм аның тәмен татып карау мөмкинлеге алды.
Күргәзмәдә Балык Бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе Р.Х. Хәбибуллин һәм районның авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Күргәзмәгә җыелган халыкка «Кама плюс» һәм «Дуслык» кулланучылар җәмгыятьләре җитештергән икмәк һәм икмәк-күмәч продукциясе, кондитер әйберләре һәм камыр ризыклары тәкъдим ителде.
Дегустациягә чыгарылган ризык ассортментының байлыгын әйтеп-аңлатып бетерерлек түгел иде. Күргәзмәгә әлеге җәмгыятьләр тарафыннан җитештерелә торган продукциянең бөтен ассортименты куелды. Болар – алты атамадагы икмәк, 20 атамадан артыграк күмәч ризыклары, биш төрле бәлеш, сохари, келиндер, сушки, «Овсяночка», өч төрле «Курабье» печеньелары һәм кесәл.
Быел «Кама Плюс» кулланучылар җәмгыяте Тормыш» икмәге һәм «Домашний» ак икмәге пешерә башлаган. Бу икмәкләр шундук сатып алучылар күңеленә хуш килгән. Шулай ук тагын бер яңа продукция - «Медовый» тортына да ихтыяҗ зур. Җәйге чорда, гадәттәгечә, көненә 800әр литр квас һәм 300әр литр лимонад җитештерелә.
«Дуслык» кулланучылар җәмгыяте дә камыр ризыклары ассортментын киңәйткән. Агымдагы елда алар татлы катлама бәлешләр, бизе, “муравейник”, эремчек бәлеше һәм татар милли ризыгы – бавырсак җитештерә башлаган.
Күргәзмә-дегустациягә М.Н.Исмәгыйловның крестьян-фермер хуҗалыгында җитештерелә торган сөт ризыклары да тәкъдим ителде. Шулай итеп, бистә халкы бик тәмле авыл сөтеннән, каймак, кефир, ряженка, катыктан авыз итте.
Күргәзмә-дегустациядә «Татспиртпром» ААҖ продукциясенең киң ассортименты белән дә танышу мөмкинлеге тудырылды.
Әйтергә кирәк, мондый чаралар ничек тә күбрәк кулланучыларны җирле җитештерүчеләрнең товарлары ассортименты белән таныштыру, аларга продукциянең тәмен татып карап, сыйфатын бәяләү мөмкинлеге бирә.