Соңгы вакытларда www.uslugi.tatarstan.ru порталында булдырылган “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы алкогольле продукциянең легаль булмаган әйләнешенә каршы көрәштә бик зур ярдәм итә. Чистай районында да “беренче карлыгач” пәйда булу күңелдә канәгатьлек хисләре тудыра. Бу юлы закон бозу факты расланмаса да, “Халык контроле”нә тапшырылган мәгълүматтан контрольлек итү һәм хокук саклау органары алга таба үзләренең эшләрендә файдаланачак.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы тагын бер тапкыр Алексеевск, Әлки, Яңа Чишмә, Нурлат, Спас һәм Чистай районнарында яшәүчеләрне, үзләренең гражданлык позициясен күрсәтеп, хәмер законнарын бозу очраклары турында “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына хәбәр итәргә өнди.
Порталдан файдаланучыларга дөрес мәгълүмат тапшырган өчен матди бүләк каралган.