Территориаль орган белгечләре полиция хезмәткәрләре белән берлектә көньяк-көнчыгыш төбәкнең төрле районнарында бер көн эчендә өч закон бозу очрагын билгеләде.
2016 елның 16 июнендә хосусый эшмәкәр А.М.Гатиятуллинның стационар булмаган сәүдә объектында – вагончыкта (түбәндәге адрес буенча урнашкан: ТР, Азнакай районы, Беренче Май бистәсе) хәмер продукциясен, тәгаенләп әйткәндә, 1,4 л сыешлы савытларда "Толстяк" сырасын сату факты билгеләнде. Сәүдә ноктасы хуҗасы 21,9л сырадан мәхрүм ителде.
2016 елның 16 июнендә «Аллегри» ҖЧҖнең «Охотный ряд» кибетендә (Әлмәт ш., Ленин ур., 90 й.) алкогольле продукцияне ваклап сатуга лицензия юнәтмәгән килеш кенә алкогольле продукция сату факты ачыкланды. Бу юлы барлыгы 174,385л күләмендә хәмер продукциясе хуҗасыннан алынды.
Моннан тыш 2016 елның 16 июнендә хосусый эшмәкәр А.С.Акмаловның «Продукты» кибетендә (түбәндәге адрес буенча урнашкан: ТР, Баулы районы, Васькино-Туйралы авылы) “ике төрле максатта” кулланыла торган спиртлы продукция сату очрагы мәгълүм булды.
Ачыкланган барлык фактлар буенча административ тикшерүләр алып барыла.