Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы, район хакимияте һәм полиция хезмәткәрләреннән торган мобиль төркем алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм мондый очракларга юл куймау буенча рейдлар үткәреп килә.
2016 елның 14 июнендә Кукмара районында Казахстан Республикасында җитештерелеп, федераль махсус маркалар ябыштырылмаган алкогольле продукция ташу факты ачыкланды. Шулай итеп, Казахстан Республикасы гражданины Н.Х.Омаровтан 21 литр казах аракысын тартып алырга туры килде.
2016 елның 17 июнендә Арча районы Михайловка авылында яшәүче В.А. Карпов федераль махсус маркалары булмаган һәм законда күздә тотылган мәгълүматлары күрсәтелмәгән хәмер продукциясе китергән чагында мобиль төркем “тозагына” эләкте. Әлеге гражданинның «Туган як» минераль су рәвешенә китереп биш литрлы пластик савытларга тутырылган “яшел елан”ны каяндыр алып кайтышы булып чыкты. Бу юлы 25 литр күләмендә легаль булмаган хәмер законсыз әйләнештән алынды.
Югарыда күрсәтеп үтелгән барлык фактлар буенча административ тикшерүләр үткәрелә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы Кукмара, Арча, Теләче, Саба һәм Балтач районнарында яшәүчеләрдән суррогат хәмер продукция сату фактлары турында “Кайнар линия” телефоны (8843 66 3-22-69) аша хәбәр итүләрен сорый.