2016 елның 20 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына Аксубай районы полиция бүлегеннән, гамәлдәге закон нигезендә чаралар күрү өчен, "Два брата" кибетендә (түбәндәге адрес буенча урнашкан: Аксубай районы, Иске Чуваш Адәме авылы, Нагорная урамы, 6 й.) тиешле лицензиядән башка гына алкогольле продукцияне әйләнештә йөртү факты буенча тикшерү материалы керде. Тикшерү барышында барлыгы 22,35 литр күләмендә төрле хәмер продукциясе, шул исәптән җитештерү датасы һәм партияне теркәү номеры күрсәтелмәгән 0,5л сыешлыклы 21 шешә "Усадская Хлебная" аракысы хуҗасыннан алынды.
Закон бозу очрагын ачыклау барышында 2016 елның 10 мартында кибет хуҗасының, ЕГАИС сатып алу һәм урнаштыруга акча исраф итмәс өчен, алкогольле продукцияне ваклап сатуга лицензиядән баш тартуы ачыкланды. Хәсрәт эшмәкәр ул чагында лицензиясез эшчәнлек өчен штраф түлисен башына да китереп карамагандыр шул...