23 июньдә, халыкны күчмә кабул итүләр графигы нигезендә, Арча муниципаль районының Утар-Аты авылында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Л.И.Абдуллина Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясенә керүче мәсьәләләр буенча, аерым алганда, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнешен дәүләти җайга салу һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законнарны аңлату буенча гражданнарны кабул итүнең чираттагысын үткәрде.
Халык белән очрашу – кешеләр белән турыдан-туры аралашу, аларга орган компетенциясенә керүче мәсьәләләрдә хокукый ярдәм күрсәтү, ә гражданнарга, үз чиратында, дәүләт хакимияте органнарына мөрәҗәгать итү хокукын тормышка ашыру мөмкинлеге ул.
Очрашу барышында сораулар асылда куллану базары өлкәсенә кагылышлы булды. Аерым алганда, сатып алганнан соң ике көн кигәч туфлинең үкчәсе кубып төшү; товарга чек бирелмәү; Арча шәһәрендәге сәүдә челтәрләренең берсендә сатып алынган сыр өчен түләнгән акчаны кире кайтарып алу (ак кунык белән капланган булуы сәбәпле); сыйфатлы смартфонны кире кайтару; сепараторда кимчелекләр килеп чыгу; кибетләрдә үлчәүле товарны тутырып биргән өчен түләтү кебек һ.б. сораулар бирелде.
Гражданнарның барлык сорауларына, кулланучылар хокукларын яклау турында закон һәм сәүдә кагыйдәләре нормалары нигезендә, тулы җаваплар ирештерелде. Кулланучыларга өстәмә рәвештә “Халык контроле” системасы эше турында да мәгълүматлар җиткерелде.
Гражданнарны кабул итү тәмамланганнан соң Утар-Аты авыл җирлеге хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау турында закон нормаларын аңлату максатында әңгәмә рәвешендә семинар-уку үткәрелде. Чара бик актив төстә үтте, күп сораулар бирелде, хезмәткәрләр үзләренең шәхси тәҗрибәсеннән куллану мөнәсәбәтләренә кагылышлы вакыйгалар белән уртаклашты.
Даими рәвештә үткәрелеп килә торган мондый чараларның гражданнарга үзләрен борчыган мәсьәләләрне тиз генә хәл итү мөмкинлеге бирүен искәртеп үтәргә кирәк.
Чараларда катнашкан һәммә кешегә кулланучылар өчен файдалы мәгълүматлардан торган, шул ук вакытта территориаль орган реквизитлары да урын алган буклетлар һәм «Вестник потребителя» газетасының яңа саны өләшенде. Мондый очрашулар алга таба да дәвам иттереләчәк.