Ел башыннан бирле Чаллы территориаль органына “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына урнаштырылган 50 дән артыграк мөрәҗәгать алынды инде. Гражданнарыбыз асылда “ике төрле максатта” кулланыла торган спиртлы продукцияне законсыз сатуга, хәмер продукциясен төнге сәгатьләрдә сатуга һ.б. карата үзләренең моң-зарын белдерә. Ике гражданинга, хәбәрләрендәге фактлар раслану нәтиҗәсендә, 2000 шәр сум күләмендә акча да түләнде инде.
Ягулык салу станциясе территориясендә урнашкан сәүдә объектында хәмер продукциясе сату турында соңгы шикаятьтәге факт 2016 елның 21 июнендә расланды. Чаллы территориаль органы белгечләре 23 литр күләмендә сыра продукциясен законсыз әйләнештән алды. Закон бозучы РФ КоАП 14.16 статьясының 3 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзү өчен чакыртылды.
Июнь башыннан бирле алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнеше өлкәсендә барлыгы 27 закон бозучы ачыкланды инде.