“Шатлык” балалар лагеренда аңлату чарасы узды

2016 елның 24 июне, җомга

Һәркайсыбыз тормышы һәм эшчәнлеге, эше һәм укуы, көнкүреше һәм ялы өчен кирәкле  товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр сатып алганда кулланучыга әйләнә. Шул ук вакытта аның товарларны үземе, яки аның өчен ата-аналары, туганнары, дусларымы алуы –  мөһим түгел. Шуны белеп торырга кирәк: балалар инде нәни чактан ук вак-төяк көнкүреш алыш-бирешләрен мөстәкыйль хәл итәргә, әйтик, туңдырма, сок, күмәч, котлау открыткасы сатып алуга, мәктәп ашханәсендә төшке аш өчен, кинога билет өчен түләүгә хокуклы.

2016 елның 23 июнендә Арча территориаль органы хезмәткәрләре сатып алынган товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр сыйфатсыз булсын, ягъни бәясе ягыннан файдалы үзенчәлекләре буенча безнең таләпләребезгә җавап бирсен өчен Арча районы «Шатлык» савыктыру лагеренда  мәктәп балаларына аңлату чарасы үткәрде. Чарада лагерьда ял итүче төрле яшьтәге 70кә якын бала катнашты.

Балалар белән әңгәмә илебез территориясендә гамәлдә булып килүче төп законнар актлары белән таныштырудан башланды. Балаларда аеруча зур кызыксыну тудырган тәм-томнар, сок, гаджет, смартфоннар сату-алу мәсьәләләре, шулай ук кулланучы килеп эләгергә мөмкин булган төрле көнкүреш хәлләрендә ничек итеп югалып калмау,  бу хәлләрдән чыгу юллары аерым игътибар үзәгенә алынды. Балаларга кулланучы, эш башкаручы, сатучының кем икәнлеге аңлатылды. Моннан тыш малай-кызларга кулланучыларның товарларның (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) сыйфатлы булуына, җитештерүче (сатучы) турында мәгълүматлар белән танышуга хокуклы булуы һәм бу мәгълүматларның нәрсәләр турында “сөйләргә” тиешлеге һәм сатучының (җитештерүче) товар турында  ялган мәгълүматлар өчен җаваплылыгы хакында төшендерелде.

Әңгәмәне җанландырып җибәрү өчен әкият персонажларыннан файдаланып, шигъри юллар рәвешендә куллану өлкәсенә кагылышлы төрле мисаллар китерелде. Үзләштерелгән белемнәрне тикшерү өчен сораулар бирелеп, балалар аларга хор белән җаваплар ирештерде.

Шуннан соң территориаль орган хезмәткәрләре балалар белән әңгәмәсендә сәламәт тормыш рәвешен алып бару, дөрес туклану зарурилыгы, тәмәке һәм хәмер куллануның зыяны турында бәйнә-бәйнә сөйләде, шулай ук мондый зарарлы гадәтләрнең нәрсәләргә китерү ихтималын аңлатты.

Балалар әңгәмәгә битараф калмады. Кыскасы, очрашу бик җылы, эчкерсез узды.

Әңгәмәгә җыелган балалар, аларның вожатыйлары, шулай ук белгечләр очрашудан бик матур тәэсирләр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International