2016 елның 23 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе вәкилләре IX Чабаксар икътисадый форумын үткәрү кысаларында “Актуаль мәсьәләләр һәм хәмер базарын җайга салу проблемалары һәм аларны хәл кылу юллары” дигән темага “Түгәрәк өстәл” эшендә актив катнашты. Фикер алышуга түбәндәге мәсьәләләр чыгарылды: алкогольле продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклау өчен ЕГАИС системасын куллану; ваклап сату оешмалары тарафыннан сатыла торган легаль булмаган хәмер продукциясе әйләнешен киметүгә юнәлдерелгән чаралар.