2016 елның 22 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы хезмәткәрләре оешмалар һәм хосусый эшмәкәрләрнең алкогольле продукцияне ваклап сату вакытын, шартларын һәм урыннарын чикләүгә карата таләпләрне ни рәвешле үтәүләрен ачыклау максатыннан чыгып мониторинг үткәрү барышында «Заикин» җәмәгать туклануы транспорты тукталышында урнашкан (Зеленодол ш., Гоголь ур., урамның җөп саны ягында 94 нче йорт тирәсендә, Заикин урамы буенча 16 нчы йорт каршында) сәүдә павильонында сыра һәм сыра эчемлекләрен сату факты ачыкланды.
Гамәлдәге закон нигезендә, шул исәптән шәһәр һәм шәһәр яны җәмәгать транспорты (гомуми файдаланыштагы транспорт) тукталышларында алкогольле продукция (шул исәптән сыра һәм сыра эчемлекләре) белән сәүдә итү тыела.
Шулай итеп закон сүзен санга сукмаган эшмәкәрне 78 литр күләмендә сырасыннан коры калдырырга туры килде. Бу җәһәттән административ эш алып барыла.