Нәни генә булсам да, кулланучы инде мин!

2016 елның 27 июне, дүшәмбе

Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре, халыкның хокукый аңын үстерү һәм “Кулланучылар хокукларын яклау турында”  Законны аңлату максатындагы эшне дәвам иттереп, Чаллы шәһәре 10 нчы мәктәбендә очрашу үткәрде. Биредә балалар “Робинзон” мәктәп яны лагеренда ял итеп, сәламәтлекләрен ныгыта. Аларга уен рәвешендә “Кем хаклы: сатып алучымы, әллә сатучымы?” дигән темага дәрес, “ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе сайтына интернет-кабул итү бүлегенә ничек итеп мөрәҗәгать язарга?” дигән практик дәрес үткәрелде.

Очрашуда малай-кызларны үзләренә генә хас булган түбәндәге сораулар кызыксындырды:

- Дусларым тутый кош бүләк иткән иде. Әмма миндә ул аллергия китереп чыгарды. Тутый кошны кибеткә кире кайтарып булырмы икән?

- Тамашага бара алмый калган очракта циркка билет алу өчен түләнелгән акчаны кире кайтарып буламы?

- Туңдырманы башкасына алыштырып буламы?

Балаларның барча соравына тулы җаваплар бирелде. Һәммәсенә “аяк киеме сатып алучыга”, “Сыйфатсыз азык-төлек сатып алуда кулланучы гамәлләре”, “Ничек претензия язарга?” дигән буклетлар,  «Вестник потребителя» газетасы өләшенде, ә инде иң актив малай-кызларга “ 2014-2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү” логотибы белән куен дәфтәрләре һәм каләмнәр бүләк ителде.

Бүлек белгечләре әлеге чараны үткәргәч, бик файдалы ял булды бу, дигән фикергә килде. Очрашуда катнашкан бер баланың:  “Нәни генә булсам да, кулланучы инде мин!” - диюе күпне сөйли!

Очрашу ахырында, киләсе елда да очрашу теләкләрен ирештереп, белгечләребез балалар белән фотога төште.            

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International