Максатыбыз – закон бозуларны булдырмый калу!

2016 елның 27 июне, дүшәмбе

2016 елның 23 июнендә, “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү” №6 республика кече программасын тормышка ашыру максатыннан чыгып һәм гражданнарны күчмә кабул итү йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Л.И.Абдуллина Утар-Аты авылында урнашкан хосусый эшмәкәр Р.Р.Гарифуллинның һәм “Фәнис” ҖЧҖнең сәүдә объектлары сатучылары өчен укыту-өйрәтү характерындагы семинарлар үткәрде.

Семинар барышында сатучылар игътибарына кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга салган законнар һәм норматив актлар турында мәгълүматлар җиткерелде. РФ Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел,  №55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләрендәге азык-төлек белән сәүдә итүгә бәйле нормалар бәйнә-бәйнә аңлатылды. Шулай ук сатучылар игътибарына сатуга чыгарылган товарларның бәя белешмәлекләрен тутыру һәм урнаштыру турында кагыйдәләр, товарларның яраклылык срокларын үтәү, кулланучылар өчен кирәкле мәгълүматлар бирү, кулланучыларга хезмәт күрсәтү культурасы, товарларны сертификатлаштыру һәм декларацияләү турында мәгълүматлар җиткерелде. Социаль әһәмиятле төркемгә керүче товарларның тулы ассортиментын үтәү һәм аларга тәкъдим ителгән сәүдә өстәмәләре кысаларыннан чыкмау зарурилыгы аерым игътибар үзәгенә алынды.

 Моннан тыш тикшерүләр үткәрү барышында иң еш очрый торган  закон бозу очраклары һәм аларны булдырмый калу ысуллары аңлатылды. Конкрет мисалларда сатучы белән сатып алучы арасында килеп чыга торган низаглы хәлләрнең чишелешен табу тәртибе каралды.

Әйтергә кирәк, әлеге чаралар куллану базары өлкәсендә закон бозу очракларын киметүгә һәм аларны кисәтүгә юнәлдерелә. Мондый семинарлар хуҗалык итүче субъектларның кулланучылар хокукларына җаваплы мөнәсәбәтен формалаштыруга һәм үз эшчәнлеген нәтиҗәле төстә алып бару омтылышын булдыруга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International