Июнь аенда көмешкәчеләрне “аулау”

2016 елның 29 июне, чәршәмбе

 Агымдагы елның июнь аенда шәхси йортларында гражданнарның өй шартларында ясалган спиртлы продукция сату фактларын ачыклау эше көчәйтелде. 27 июньгә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына полиция органнарыннан ТР КоАП 2.8 статьясы буенча административ хокук бозулар турында 13 материал карап тикшерүгә алынды.

Нурлат районында өй шартларында ясалган продукция сатуның 6 факты, Спас һәм Чистай районнарында – 2 шәр, Алексеевск, Әлки, Яңа Чишмә районнарында – 1әр факты ачыкланган. Шулай итеп, барлыгы  34,7 литр көмешкә легаль булмаган әйләнештән алынган. Закон бозучылар продукцияне  0,25тән 5 литрга кадәр сыешлы төрле савытларда саткан. Шул ук вакытта “товар”ның 0,5 литры бәясе 100дән 200 сумга кадәр тирбәлә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International