Әлмәттә яшәүче бер ханым “Халык контроле”нә легаль булмаган хәмер турында хәбәр иткән өчен бүләкләнгән

2016 елның 30 июне, пәнҗешәмбе

«Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы хәмер продукциясенең легаль булмаган әйләнешенә каршы көрәштә бик әйбәт ярдәмчегә әйләнде.

Порталдан файдаланучылар, Татарстан территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә закон бозу очрагы турында “Халык контроле”нә хәбәр иткән тәкъдирдә, акчатала бүләкләүгә өмет итә ала. Акчалата бүләк күләме – бердән өч мең сумга кадәр. Тик шунысы бар: закон бозу очрагы йөз процентка расланган очракта гына матди бүләккә исәп тотып була. Ихтыярый төстә закон бозу очрагы турында хәбәр ирештергән кешегә, кирәкле документлар белән, үзе яши торган урынга якын булган Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органына мөрәҗәгать итү тәкъдим ителә.

“Халык контроле”нә хәбәрләрне берничә категория буенча: “Сәүдә кагыйдәләрен бозу”, “Җәмәгать туклануы”, “Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз җитештерү” категорияләре буенча җибәрергә була.

 - Әлмәттә мондый фактлар бар инде. Әйтик, шәһәрдә яшәүче бер ханым “Халык контроле”нә хәбәр җибәргән булган. Хәбәрдә күрсәтелгән факт мобиль төркемнең эше нәтиҗәсендә, чыннан да, расланды. Моның өчен ханым ике мең күләмендә акчалата бүләккә ия булды, - дип хәбәр итте безгә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы Миләүшә Михеева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International