Кибеттә зыян китерелгән товар өчен түләргә кирәкме?

2016 елның 1 июле, җомга

Бу сорауга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина җавап бирә.

Кулланучылар еш кына “Кибет территориясендә түләнелмәгән товарга очраклы гына зыян салганда нәрсә эшләргә? Бу товар өчен түләргә кирәкме? Кирәкмәсә, нинди законга таянырга була?” - дигән сорау алдында кала.

Әгәр кибеттә бернинди явыз ниятсез, очраклы гына теге яки бу товарга зыян салсагыз, әйтик, киштәдәге шифалы су шешәсе сез орынудан төшеп ватылса һәм бу хәл товар өчен түләнелгәнче килеп чыкса, кибет хезмәткәрләре сездән ялгыш кына зыян китерелгән товар өчен түләү таләп итә алмый. Кибет территориясендә, түләнелгәнче, товарга зыян салыну милекнең очраклы юкка чыгуы яки аңа очраклы зыян китерү  булып тора.

Гражданлык хокукы буенча милекче әйберләренең очраклы рәвештә юкка чыгуы яки очраклы гына зыян китерелүнең ихтимал күңелсез нәтиҗәләре өчен кем җаваплы, дигән сорауга җавап бирү милек хокукының күчү моментын (оператив идарә хокукы) билгеләү белән бәйле.

Әйберләрнең очраклы юкка чыгуы яки аларга зыян килү белән бәйле җаваплылык сатып алучыда милеккә хокук белән бер үк вакытта барлыкка килә (килешүдә башкача күздә тотылмаса). Димәк, гомуми кагыйдәләр буенча әйберләрнең юкка чыгуы яки аларга зыян китерелү белән бәйле зыян өчен милекче җавап бирә. Әмма яклар килешүдә башкача тәртип билгеләргә мөмкин (мәсәлән, товарның очраклы юкка чыгуы өчен җаваплылык, товар өчен түләнгәч, сатып алучыга күчә).

РФ Гражданлык кодексының   211 статьясы нигезендә, милекнең очраклы юкка чыгуы яки аңа очраклы зыян китерелү өчен җаваплылыкны кибет тота (килешүдә башкача күздә тотылмаганда).  Бу очракта товар өчен кассада түләгәнче, товар милекчесе булып кибет тора. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International