Легаль булмаган хәмергә каршы көрәш буенча атна йомгаклары

2016 елның 1 июле, җомга

2016 елның 27 июненнән 1 июльгә кадәр ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгечләре алкогольле продукцияне тиешсез вакытта сату; “ике төрле максаттагы” спиртлы продукция сатуны ачыклау буенча төнге рейдлар үткәрде, бакчачылык ширкәтләренә рейдлар оештырды.

Нәтиҗәдә гамәлдәге законнарны бозуның түбәндәге очраклары ачыкланды:

- тиешле лицензиядән башка гына алкогольле продукция сатуның 1 очрагы;

- озату документларына ия булмаган килеш кенә “ике төрле максаттагы” спиртлы продукция сатуның 3 очрагы;

- федераль махсус маркалары ялган булган алкогольле продукция ташуның 1 очрагы;

- сыра продукциясен тиешсез вакытта сатуның 2 очрагы.

Июнь аенда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгечләре алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнеше өлкәсендә барлыгы 36 закон бозу очрагын билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International