2016 елның 27 июнендә Әлмәт территориаль органы белгечләре хосусый эшмәкәр А.Ф.Садыйковның кафесында (түбәндәге адрес буенча урнашкан: ТР, Ютазы районы, Урыссу ш.т.б., Пушкин ур., 21 й.) лицензиягә һәм товарны озату документларына ия булмаган килеш кенә алкогольле продукция сату фактын билгеләде.
2016 елның 27 июнендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә хосусый эшмәкәр А.З. Мехтизадәнең «Райский сад» кафесында (түбәндәге адрес буенча урнашкан: Әлмәт ш.,Урау юл ур.) да лицензиягә һәм товарны озату документларына ия булмаган килеш кенә алкогольле продукция сату фактын билгеләнде.
2016 елның 27 июнендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә хосусый эшмәкәр Гыймрановның «Тукран» кибетендә (адресы: Әлмәт ш., Тукай пр., 43й., 1000 б.) 100мл сыешлы савытта “ике төрле максатта” кулланыла торган «Антисептический» лосьонын сату факты билгеләнде.
Барлык материаллар буенча административ тикшерү алып барыла.