Кызлар күңеле бриллиантка тартыла...

2016 елның 7 июле, пәнҗешәмбе

 Ювелир әйбере сатып алу һәрвакыт кечкенә генә бәйрәмгә әйләнә. Кемдер аңа, булачак алка-йөзегенең ни рәвешле буласын бик җентекләп уйлап, җитештерүчесен һәм сатучысын бик җентекләп сайлап, озак әзерләнә. Ә кемдер кәефе килгән чакта ювелир кибетенә керә дә үзенә (яки башка берәүгә) көтелмәгән шатлык бүләк итә. Иң мөһиме – бу бәхетле мизгелнең, канәгатьсезлеккә китермичә, күңелдә озак саклануы.

 «ЮвелирЭкспо. Казан» дигән 14нче махсус ювелир әйберләре күргәзмәсе ювелир тармагындагы яңалыклар һәм тенденцияләр белән таныштыру, Татарстан һәм Идел буе төбәкләренең яңа сәүдә маркалары, коллекцияләрен базарда таныту өчен менә дигән мәйданчыкка әйләнде.

Күргәзмәдә Россия Федерациясендә ювелир традицияләре белән данлыклы 56 шәһәрдән 200 дән артыграк компания катнаша.

Әлеге күргәзмә 2016 елның 6 - 10 июлендә “Казан ярминкәсе” Күргәзмә үзәге территориясендә уза.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре дә анда катнаша. Бу көннәрдә күргәзмәгә килүчеләр кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр буенча территориаль орган белгечләреннән киңәш-табыш алу, шулай ук  «Вестник потребителя» газетасындагы, кулланучылар өчен төрле темаларга багышлап чыгарылган белешмәлекләрдәге файдалы мәгълүматлар белән танышу мөмкинлегенә ия булды.

 Күргәзмә эшенең ике көнендә генә дә белгечләребезгә 30дан артыграк кеше киңәш-табыш сорап мөрәҗәгать итте инде. Үзләренә ярамаган яки ошамаган теге яки бу ювелир әйберләрен кире кайтару һәм башкасына алыштыру, әйберләрнең ялганлап эшләнелмәгән икәнен ничек билгеләү мәсьәләләре сатып алучыларда аеруча зур кызыксыну тудырды.

Иң элек шуны билгеләп үтәргә кирәк: ювелир әйберләрен сатучы белән сатып алучы арасындагы мөнәсәбәтләр “Кулланучылар хокукларын яклау турында”  07.02.1992  ел, № 2300-1Россия Федерациясе Законы һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, № 55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре нигезендә җайга салына.

Кайбер кулланучылар фикеренчә, үзләренә яраксыз булып чыккан яки ошамаган ювелир бизәнү әйберләрен, кием-салым кебек, шундый ук башкасына алыштырып була. Әмма Россия Федерациясе Хөкүмәтенең  19.01.1998 ел, № 55 карары нигезендә кире кайтарып яки алыштырып булмый торган азык-төлек булмаган сыйфатлы товарлар исемлеге расланды. Ювелир әйберләре һәм кыйммәтле металлдан һәм (яки) кыйммәтле ташлардан эшләнгән башка әйберләр, кысалы кыйммәтле ташлар нәкъ менә шушы исемлеккә кертелгән. Шуңа күрә сатып алганда кулланучыларга кыйммәтле металлның төсен, ташын, бәясен – барысын да бик җентекләп карарга кирәк.

Хөрмәтле кулланучыларыбыз! Ювелир әйберләрен сайлаганда, бизәлешенә генә түгел, сыйфатына да игътибарлы булыгыз. Кыйммәтле алка-йөзекләр элементларының кителгән, кыршылган урыннары булмаска тиеш. Өслеге шоп-шома булырга, һәр таш бик әйбәтләп беркетелгән булырга тиеш. Ювелир әйберләрендә (үзебездә эшләнгән 3 граммга кадәр авырлыктагы көмеш массадан тыш) проба келәймәсе һәм җитештерүче предприятие келәймәсе сугылган булу шарт. Кыйммәтле бизәнү әйберенең эчке өлешендә уңга борылып баскан, кокошниклы хатын-кыз профиле проба келәймәсе булып тора.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: чара барышында күргәзмәгә килүчеләр генә түгел, анда катнашучылар: сатучылар һәм хосусый эшмәкәрләр дә киңәш сорап мөрәҗәгать итә. Сатучыларга кыйммәтле металлдан эшләнгән ювелир әйберләрен сатканда, хосусый эшмәкәр атамасын һәм башка мәҗбүри мәгълүматларны  (товар атамасы, пробасы, теге яки бу ташның төре һәм характеристикасы, товарның артикулы, сату датасы һәм бәясе) күрсәтеп, кулланучыга товар чегын биреп җибәрү зарурилыгы аңлатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International