Бер атналык эш йомгаклары

2016 елның 7 июле, пәнҗешәмбе

Июльнең беренче атнасында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре полиция хезмәткәрләре белән берлектә алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә кайбер закон бозу очракларын ачыклады.

Әйтик, Чистайның «Боцман» кибетендә 22.00 сәгатьтән соң сыра сату факты билгеләнде. Моннан тыш Алексеевск, Спас, Чистай районнарында (берәр факт), Нурлат районында (ике факт) гражданнарның шәхси йортларыннан көмешкә сатуның 5 факты мәгълүм булды.

Гаепле затлар административ җаваплылыкка тартылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International