Татарстан Республикасы Хөкүмәте порталына урнаштырылган “Халык контроле” бүлегенә Чаллы шәһәрендә “фанфурик”лар сатыла торган сәүдә объектларыннан берсенә карата бер-бер артлы ике шикаять алынган.
2016 елның 4 июлендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгечләре Эчке эшләр министрлыгы бүлеге хезмәткәрләре белән мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән адрес буенча юл тотты. Сәүдә ноктасында, чыннан да, 100 мл сыешлы савытта «Перец» һәм «Этиловый» косметика лосьоннарын сату факты билгеләнде. Шулай итеп, барлыгы 157 савыт (15,7 литр) спиртлы сыекчаны законсыз әйләнештән алырга туры килде. Закон бозучыга карата РФ КоАП 14.16 статьясының 1 өлеше буенча административ эш кузгатылды.
Хәзерге вакытта һәркайсыбызның Татарстан Республикасы Хөкүмәте порталындагы “Халык контроле” бүлегенә алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнеше фактлары турында мөрәҗәгать итеп яки Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы “Кайнар линия” телефонына шалтыратып (ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы “Кайнар линия” телефоны: 8(8552) 71-43-0), гражданлык позициябезне күрсәтеп булу мөмкинлеген тагын бер кат исегезгә төшерәбез. Бер генә мөрәҗәгать тә игътибардан читтә калмаячак – аларның һәммәсе тиешенчә каралачак.