2016 елның 11 июлендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре хосусый эшмәкәр Г.Р.Сабированың «Лавка Фермера» сәүдә объектында сатучылар өчен укыту-өйрәтү характерындагы семинар һәм җирле продукция белән таныштыру буенча чара үткәрде.
Әлеге сәүдә ноктасы сөт ризыклары ассортиментының гаять бай булуы һәм төрлелеге белән аерылып тора. Биредә яңа гына савып алынган кәҗә һәм сыер сөте, катык, авызда эреп китә торган эремчек, каймак, атланмай, корт, шулай ук бик тәмле һәм йомшак икмәк, йомырка, атның туң мае, пилмән һәм кәтлитләр, шашлык сатыла. Кулланучыларның күпчелеге бу товарларны яратып куллана һәм алар нәкъ менә җирле товар җитештерүчегә тугрылык саклауны дәвам итә. Чара барышында кулланучылар җитештерүче-эшмәкәрнең товарлары ассортименты, яңа продукциясе, аның өстенлекләре турында барысын да белү, тәмен татып карау һәм шундук сатып та алу мөмкинлегенә иреште. Шулай ук күпләр товарның сыйфаты, бәясе, төрелмәсе һәм башка кимчелекләре (булган очракта) буенча үзләренең киңәш-тәкъдимнәрен дә җиткерде.
Чарага җыелган халыкка Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законы нигезендә аңлатмалар бирелде. Тәгаенләп әйткәндә, кулланучыларга сатудагы товарларга бәя белешмәлекләрен тутыру кагыйдәләре, товарда нинди мәгълүматларның күрсәтелергә тиешлеге аңлатып үтелде.
Мондый чараларның максаты – кулланучыларның үз хокуклары турында белемнәрен киңәйтү, шулай ук куллану базарында җитештерелә торган продукция, теге яки бу хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатына җәмәгатьчелек игътибарын юнәлтү.