Туып үскән йорт - һәркайсыбыз өчен тынычлык, уңайлылык китергән изге урын ул. Анда без авыр эш көненнән соң рәхәтләнеп ял итәбез. Әмма йортыбызның интерьеры гына кайвакыт ниндидер уңайсызлыклар китерергә мөмкин. Әйтик менә ишекнең, җылылык, тынычлык һәм милкебезне саклыйсы урынга, теге яки бу “баш авыртулары” китереп чыгаруы бар.
Беренче чиратта, әкияттәге кебек, кинәт кенә шыгырдап котыбызны очырмасын өчен, ишекне бик зур игътибар һәм саклык белән сайлап алырга кирәк.
Бүген ишекләр базары төрле җитештерүчеләрнең төрледән-төрле ассортименты белән шыплап тулган. Әмма, кибеткә барабыз да, шундук бик озак хезмәт итәрдәй сыйфатлы ишек сайлап алабыз, дигән сүз түгел әле бу. Нәкъ менә шуңа күрә дә ишекне намуслы җитештерүче буларак танылган, яки шундый җитештерүчеләр белән эшләүче дәрәҗәле компаниядән генә сатып алырга кирәк. Моннан тыш ишекнең сыйфатлы булуының сыйфатлы итеп урнаштырылуына гарантия бирмәвен дә онытмау шарт.
Тимер ишекне урнаштыру - шактый ук авыр эш. Шуңа күрә аны үз эшләрен биш бармагыдай бик төгәл белгән чын мәгънәсендә профессионаллар гына дөрес итеп башкарып чыга ала. Сатып алынган ишек дөрес урнаштырылмаган очракта файдалану процессында кыенлыклар килеп чыгарга: мәсәлән, тавыш керергә, үтәли җир йөрергә, шапылдап ачылырга- ябылырга, формасы үзгәрергә һәм хәтта әледән-әле ачылмый-ябылмый торганга әйләнергә мөмкин.
Шуларны истә тотып, Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы «Армада» ишекләр кибетендә әңгәмә үткәрде. Семинарны үткәрүнең сәбәбе – соңгы вакытларда ишекләрдән файдалану процессында производство брагы яки механик зыян килү рәвешендә кимчелекләрнең ачыклануы аркасында товарны кире кайтару мәсьәләсе буенча гражданнарның мөрәҗәгать итү очраклары ешаю. Чарада башкарылган эштә кимчелекләр ачыкланган очракта кулланучының нинди хокукларга ия булуы аңлатылды. Шулай итеп, бу очракта кулланучы, үз теләгенә карап, түбәндәгеләрнең берсен таләп итүгә хокуклы:
- башкарылган эштә кимчелекләрне бушлай юкка чыгаруга;
- башкарылган эш бәясен тиешенчә киметүгә;
- шундый ук материалдан шундый ук сыйфатлы башка әйберне бушлай җитештерүне яки эшне кабаттан башкаруны таләп итүгә;
- башкарылган эштәге кимчелекләрне үз көче белән яки өченче затлар көче белән юкка чыгаруга тотылган чыгымнарны каплауны таләп итүгә.
Шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре кулланучының башкарылган эштә гарантия срогы дәвамында ачыкланган кимчелекләргә бәйле таләпләрне куюга, гарантия срогы булмаганда – башкарылган эшне кабул итеп алганнан соң ике ел эчендә яки биш ел эчендә корылмада яисә башка күчемсез милектәге кимчелекләргә бәйле таләпләр куюга хокуклы булуын искәртеп үтте.
Ишекне урнаштыру буенча монтаж эшләренең сыйфатын игътибар үзәгенә алу шарт. Чөнки ул ишек конструкциясенең чыдамлыгына, шулай ук аның хезмәт итү вакытына нык йогынты ясый. Монтаж эшләре тәмамланганнан соң ишекнең ни дәрәҗәдә тигез урнаштырылуын тикшерергә кирәк. Шуннан соң бикләрен берничә тапкыр ачып-ябып карау, шулай ук монтажлау өчен кулланылган зур кадакларның ишекнең тышкы ягы өслегеннән ни дәрәҗәдә ераграк урнаштырылганын карау фарыз. Алар никадәр ераграк урнаштырылган булса, каракларга мондый ишекне ватып керүе шуның кадәр авыррак буласын белеп торыгыз.