2016 елның 1 июлендә Әлмәт территориаль органы белгечләре РФ Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә хосусый эшмәкәр Б.А.Сәйедовның «Восточная кухня» кафесында (түбәндәге адрес буенча урнашкан: Әлмәт ш., Ленин ур., 121Б й.) алкогольле продукцияне ваклап сату өчен лицензиягә һәм товарны озату документларына ия булмаган килеш кенә алкогольле продукция сату фактын ачыклады. Биредә барлыгы 12 л хәмер продукциясе әйләнештән алынды.
2016 елның 1 июлендә Әлмәт территориаль органы белгечләре РФ Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә хосусый эшмәкәр Н.Р.Латыйпованың «Дарьюшка» кибетендә (түбәндәге адрес буенча урнашкан: Әлмәт ш., Шевченко ур., 122 й., 2 б.) “ике төрле максаттагы” спиртлы продукция сату фактын билгеләде. Бу юлы барлыгы 17,6 л күләмендә спиртлы продукцияне сатудан алырга туры килде.
2016 елның 8 июлендә Әлмәт территориаль органы белгечләре РФ Эчке эшләр министрлыгының Баулы районы буенча бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә хосусый эшмәкәр В.А.Уварованың «Хоз.товары» кибетендә (адресы: ТР, Баулы районы, Александровка авылы, Совет урамы, 11 йорт) “ике төрле максаттагы” спиртлы продукция сату фактын билгеләде. Барлыгы 2,1л “фанфурик” хуҗасыннан тартып алынды.
2016 елның 8 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре РФ Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә хосусый эшмәкәр М.Б.Ануфриеваның «Миг» кибетендә (адресы: Лениногорск ш., Ленинград ур.) “ике төрле максаттагы” спиртлы продукция сату фактын фаш итте. Сәүдә ноктасында барлыгы 11,3л спиртлы продукция әйләнештән алынды.