ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре 2016 елның беренче яртыеллыгында сиксәннән артыграк контрольлек чарасы (шул исәптән кулланучылар шикаятьләре буенча) үткәрде. Нәтиҗәдә яраклылык срогы чыккан һәм кулланучы өчен кирәкле мәгълүматлары күрсәтелмәгән товар сатуның 31 очрагы (барлыгы 144540 сумлык) билгеләнде.
Территориаль орган буенча йомгак ясап, бу җәһәттән Чаллы шәһәренең беренче урынга чыгуын (җәмгысе 40830 сумлык товар) билгеләп үтәргә кирәк. Икенче урында – Тукай районы ( 26130 сум). Алабуга районында - 22120 сум, Менделеев районында - 18360 сум, Мамадыш районында - 11150 сум, Актаныш районында - 11090 сум, Әгерҗе районында - 8860 сум. Ә инде Минзәлә районы саклау вакыты чыккан товарны иң аз күләмдә (барлыгы 6000 сумлык тәшкил итте) очратып була торган районга әйләнде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы гражданнарны уяу булырга һәм кибет киштәләрендә яраклылык срогы чыккан, йә булмаса кулланучы өчен тиешле мәгълүматлары күрсәтелмәгән товарга юлыккан очракта территориаль органга гариза белән мөрәҗәгать итәргә чакыра. Фәкать язмача мөрәҗәгать ителгәндә генә без тиешле чаралар күрә алабыз!
Хөрмәтле кулланучыларыбыз! Сез түбәндәге адреслар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына мөрәҗәгать итә аласыз:
Тукай районы һәм Чаллы ш. 423802,
Чаллы ш., Корчагин бульвары, 2А
тел.: (8552) 71-29-08
e-mail: chelny@tatzpp.ru,
Алабуга районы һәм Алабуга ш. 423600,
Алабуга ш., Тынычлык ур.,12А й.,116 б.
e-mail: Tatyana.Bespalova@tatar.ru
тел.: 8(85557)3-83-81
Менделеев районы һәм Менделеев ш. 423650,
Менделеев ш., Фомин ур., 19 й.
e-mail: Elmira.Dosmanova@tatar.ru
тел.: (85549) 2-12-82;
Минзәлә районы һәм Минзәлә шәһәре 423700,
Минзәлә ш., Ленин ур.,80 й.,
e-mail: Leysan.Fatihova@tatar.ru
Тел.: (85555) 3-20-51
- Тукай районы һәм Чаллы ш.:
Чаллы ш., Корчагин ур., 2А й.,
Тел. 8(8552) 71-43-03;
- Алабуга ш., Тынычлык пр., 12А й., 116 б., т. 8(85557)3-83-81;
-Минзәлә ш., Ленин ур.,80 й., т. 8(85555)3-20-51;
-Мамадыш ш., Совет ур., 2А й., 8(85563)3-31-54;
-Менделеев ш., Фомин ур.,19 й., 10 б., 8(85549)2-12-82.