2016 елның 12 июлендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы шәһәре буенча идарәсендә участок полиция хезмәткәрләренең 2016 елның беренче яртыеллыгы өчен оператив-хезмәт эшчәнлеге нәтиҗәләренә багышланган йомгаклау киңәшмәсе булып үтте.
Чарада ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Чаллы территориаль органының контрольлек-инспекция бүлеге начальнигы Н.А.Кукушкина “Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчү) чикләү турында” 22 ноябрь, 1995 ел, №171-ФЗ Федераль законны үтәү буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре белән уртак эш нәтиҗәләре турында чыгыш ясады.