2016 елның 12 июлендә Биектау районында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Ивановна Егорова катнашында күчмә чара булып узды.
Чара Айбаш авыл җирлеге башлыгы Равил Рәкыйп улы Сафиуллин тарафыннан Айбаш, Кодаш, Зур Көек, Апсабаш, Яңа Авыл, Кара Күл авылларында яшәүчеләр өчен оештырылды.
Чара башында Айбаш авыл җирлеге халкына ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең эшчәнлеге нәтиҗәләре, беренче яртыеллыктагы эше йомгаклары турында сөйләп үтелгәннән соң “Кулланучылар хокукларын яклау турында” закон нормалары аңлатылды. Закон статьялары конкрет мисалларда каралды.
Аралашу барышында сыйфатсыз, шул исәптән яраклылык срогы чыккан, тиешле мәгълүматлары күрсәтелмәгән һ.б. шундый азык-төлек сатып алган очракта кулланучыларның нинди гамәлләр кылырга тиешлеге аңлатып үтелде.
Очрашуда катнашучыларга куллану базарында теге яки бу закон бозу очракларына юлыкканда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенә язмача рәвештә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим ителде.
Моннан тыш Татарстан Республикасы дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү сайтында “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасының эше турында, гражданнарыбызның бу ресурска алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозуның барлык фактлары турында мөрәҗәгать итү мөмкинлеге, мәгълүматлары расланганда, аларга акча түләнүе турында сөйләп үтелде.
Чара ахырында Марина Ивановна шәхсән үзе гражданнарны кабул итү үткәрде. Анда Айбаш авыл җирлегендә яшәүчеләр үзләрен борчыган сорауларына конкрет җаваплар ишетте.
Күчмә чара төгәлләнгәч Марина Ивановна 2016 елның беренче яртыеллыгында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Биектау районы буенча эш нәтиҗәләре, Татарстан Республикасы дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү сайтында “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасының эше турында «Биектау» телекомпаниясе хәбәрчесе белән әңгәмә корды һәм радио аша чыгыш ясады.