«Хот-дог» урынына - «Хлебный» лосьоны

2016 елның 13 июле, чәршәмбе

 2016 елның 11 июлендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре, спиртлы лосьоннар сату турында язмача мөрәҗәгатьне карап тикшерү кысаларында, халык телендә “фанфурик” дип йөртелә торган “Хлебный” спиртлы косметика лосьонын сату факты билгеләде.

Әлеге средствоның, мөрәҗәгатьтә күрсәтеп үтелгәнчә, чирканыч бу әйбернең хосусый эшмәкәр И.В.Ермакованың  кечкенә генә павильоны - «Хот Дог» кафесында (Түбән Кама ш., Гагарин ур., 6 й.) товарны озату документларыннан, бәя белешмәлекләреннән башка гына сатылганлыгы ачыкланды.

15 флакон лосьон тартма эченә әйбәтләп яшерелгән һәм өсте чипсы белән каплап куелган иде. Бу “агу” биредә бик әйбәт сатылган, күрәсең. Чөнки хәтта тикшерү вакытында белгечләр сәүдә объектында ачыкланган закон бозу очрагы буенча кирәкле процессуаль документлар тутырган чакта да кем икәнлекләре йөзләренә чыккан ирләр һәм хатын-кызлар бал кортлары кебек шушы павильонга “сырышырга” маташты.

Шулай итеп, хосусый эшмәкәр, кофе һәм кайнар камыр ризыклары белән беррәттән, тамчы да оялмыйча, кешеләрнең эчәргә алуларын, сәламәтлеккә котчыкмалы зыян китерүен белә торып, лосьон сатып яткан булып чыкты.

 Моның ише урыннарда лосьоннарга ихтыяҗ гадәттә ризыкка ихтыяҗдан артып китә. Сатучылар, кагыйдә буларак, этил спирты күләме 75% тәшкил иткән косметика лосьоннарына ихтыяҗга кагылышлы турыдан-туры сораулардан качарга тырыша. Гражданнарның бу продукциянең нәрсә өчен алуларын һәм аны куллануның аянычлы нәтиҗәләрен бик тә яхшы аңлаган хәлдә, кешелеклекне онытып, табыш артыннан кууларын дәвам итә.

Хәзерге вакытта спиртлы лосьон сату факты буенча административ тикшерү үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International