Мөслим районында киңәшмә узды

2016 елның 15 июле, җомга

2016 елның 13 июлендә ТР Мөслим муниципаль районы хакимияте башлыгы урынбасары Л.Г.Авзалов Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы начальнигы  Ф.Н.Зарипова, Мөслим районы буенча эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары И.Ф.Бакиев, район башкарма комитетының территорияләрне үстерү бүлеге начальнигы Л.М.Кәримова катнашында ваклап сату оешмаларына этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция сату күләмнәре учетын алып баруның бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасын гамәлгә кертү; районда легаль булмаган хәмер продукциясен ачыклау һәм аңа киртә кую; халыкка “Халык контроле”нә легаль булмаган хәмер продукциясе стау фактлары турында  мөрәҗәгать итү мөмкинлеге; Мөслим муниципаль районы кибетләрендә социаль әһәмиятле товарларның ассортименты һәм бәяләренә кагылышлы  мәсьәләләр буенча эшмәкәрләр, сәүдә фирмалары вәкилләре белән киңәшмә үткәрде. 

 Фәния Нуриәхмәтовна үзенең чыгышында 2016 елның 1 июленнән – алкогольле продукцияне ваклап сатучы шәһәр, ә инде 2017 елның июленнән авыл сәүдә оешмаларының да хәмер сату күләмнәрен ЕГАИС системасы аша теркәп барырга тиешлеге турында сөйләде. Кибетләр кассаларында ЕГАИС модульләре урнаштырылган очракта кассир “легаль булмаган” продукцияне сата алмый, диде ул. Түбән Кама территориаль органы начальнигы ваклап сату оешмалары сәүдәгәрләрен әлеге системага үз вакытында тоташмауның зур гына штрафларга китерүе турында кисәтте, эшмәкәрләргә гамәлдәге законны конкрет мисалларда аңлатып, үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга җаваплар бирде. Бу яңалыкны кертүнең төп максаты – контрафактны кибет киштәләреннән юк итү һәм бөтен алкогольле продукцияне легальләштерү, дип искәртте территориаль орган начальнигы.

Шулай ук киңәшмә барышында Мөслим районы халкын социаль әһәмиятле товарлар белән тәэмин итү, товарлар бәясе, аларның сәламәтлек өчен куркынычсыз булуы һәм куллану базарын товарлар белән тәэмин итү буенча агымдагы мәсьәләләр каралды. “Сатучыларның товарга өстәмә  хакны теләсә нинди күләмдә куя алуы аңлашыла.  Закон моны рөхсәт итә. Әмма социаль киеренкелек тудырмас өчен социаль әһәмиятле товарлар бәясен нык арттырмасагыз иде,” - дигән үтенеч белдерде Фәния ханым.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International