Гади генә арифметика

2016 елның 20 июле, чәршәмбе

Чаллы территориаль органының “Кайнар линия” телефоны аша шундый сорау бирелде: “Дәгъва тапшырганда судья миннән дәүләт пошлинасын түләүне таләп итә. Әмма закон буенча кулланучылар аны түләргә тиеш түгел бит. Минем дәгъва бәһасе -  1 105 800 сум. Дөреслек кайда?”

Чаллы территориаль органы бу җәһәттән түбәндәгеләрне аңлатып үтмәкче. Чыннан да, кулланучылар судка мөрәҗәгать иткәндә дәүләт пошлинасын түләүдән азат ителә. Бу “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының 17 статьясындагы 3 пунктында һәм РФ Салым кодексының 333.36 статьясындагы 2 пунктының 4 пунктчасында билгеләнгән. Әмма дәгъва суммасы 1 миллион сумнан артып китсә, дәүләт пошлинасын түләргә туры килә.

Сезнең дәгъва бәһасе -  1 105 800 сум. Димәк, судья дәүләт пошлинасын түләвегезне хаклы рәвештә таләп итә.

Бу очракта дәүләт пошлинасын ничек дөрес итеп исәпләп чыгарырга соң дисезме?

Югарыда телгә алып үтелгән РФ Салым кодексының  333.19 статьясының 1 пунктындагы 1 пунктчасында билгеләнгәнчә, дәүләт пошлинасы күләме дәгъва (бәһаләнергә тиешле, мөлкәт характерындагы дәгъва гаризасы) бәһасенә бәйле. һәм ул түбәндәгечә тәшкил итә:

дәгъва бәһасе  20 000 сумга кадәр булганда – дәгъва бәһасенең  4 проценты, әмма 400 сумнан ким түгел;

дәгъва бәһасе 20 001дән 100 000 сумга кадәр тәшкил иткәндә – 800 сум плюс 20 000 сумнан артып киткән сумманың 3 проценты: 
дәгъва бәһасе 100 001дән 200 000 сумга кадәр тәшкил иткәндә -  3 200 сум плюс 100 000 сумнан артып киткән сумманың 2 проценты;
дәгъва бәһасе 200 001дән 1 000 000 сумга кадәр тәшкил иткәндә -  5 200 сум плюс 200 000 сумнан артып киткән сумманың  1ы;
дәгъва бәһасе 1 000 000 сумнан артып киткәндә - 13 200 сум плюс 1 000 000 сумнан артып киткән сумманың 0,5 проценты, әмма 60 000 сумнан күбрәк түгел.
Кулланучыбызны борчыган бу очракта дәүләт пошлинасы түбәндәгечә исәпләнелә:

  1.  1 000 000 сумлык дәгъва суммасы өчен дәүләт пошлинасын исәплибез:

5200 + (1000000 – 200000) х 1% = 5200 + 8000 = 13200 сум.

      2.   Бәһасе 1105800 сум тәшкил иткән дәгъва өчен гомуми кагыйдә буенча дәүләт пошлинасын исәплибез:

13200 + (1105800 – 1000000) х 0,5% = 13200 + 529 = 13729 сум.

      3.   Хәзер кулланучы хокукларын яклау буенча дәгъва гаризасын тапшырганда сезгә күпме күләмдә дәүләт пошлинасын түләргә туры киләсен исәпләп чыгарабыз:

13729 – 13200 = 529 сум. 

Шул рәвешле судка бәһасе 1 105 800 сум тәшкил иткән кулланучы хокукларын яклау буенча дәгъва тапшырганда, кулланучы   529 сум күләмендә дәүләт пошлинасын түләргә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International