2016 елның 19 июлендә 15:10 сәгатьтә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы эчке базарында халык куллану товарлары бәяләренә һәм ассортиментына мониторинг үткәрү барышында Биектау районының Бөреле җәнлек совхозы бистәсендәге стационар булмаган сәүдә объектында сыра һәм сыра эчемлекләрен ваклап сату фактын билгеләде.
“Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчү) чикләү турында” 22 ноябрь, 1995 ел, №171-ФЗ Федераль законның 16 статьясындагы 2 пункты нигезендә, сыра һәм сыра эчемлекләрен ваклап сатуны хәл кылучы оешмалар һәм хосусый эшмәкәрләр мондый максат өчен милектәге, хуҗалык алып бару өчен, оператив идарәгә яки арендага бирелгән стационар сәүдә объектларына һәм стационар булмаган сәүдә объектында склад бүлмәләренә ия булырга тиеш. Әмма, эшмәкәр сүзләренә ышансаң, бу хакта ул белмәгән.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: алкогольле продукцияне сату өлкәсендә эшмәкәрлек эшчәнлегенә керешкәндә, алкогольле продукция сату өчен сәүдә һәм склад бүлмәләреннән файдалануның ни дәрәҗәдә законлы булуына инанырга кирәк. “Сәүдә хезмәтләре күрсәтү. Сәүдә предприятиеләрен классификацияләү” ГОСТ Р 51773-2009 һәм “Россия Федерациясендә сәүдә эшчәнлеген дәүләти җайга салу нигезләре турында” 28.12.2009 №381 Федераль закон нигезендә, стационар сәүдә объекты – бинадан яки корылмадан, биинаның яки корылманың бинаның (корылма) нигезе белән җиргә нык итеп тоташтырылган һәм инженерлык-техник челтәрләргә тоташтырылган бер өлешеннән гыйбарәт булган сәүдә объекты ул. Мондый объект кадастр учетында торырга тиеш.
Хосусый эшмәкәргә карата РФ КоАП 14.16 статьясындагы 3 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде. Бу югарыда телгә алып үтелгән закон бозу буенча, алкогольле продукцияне конфискацияләп яки конфискацияләмичә, вазыйфаи затка – биштән ун мең сумга кадәр, юридик затларга – илледән йөз мең сумга кадәр админстратив штраф салуга китерә.
Хөрмәтле эшмәкәрләребез! Закон бозмагыз! Эшмәкәрлек эшчәнлеген гамәлдәге законнар нигезендә алып барыгыз!