2016 елның 21 июлендә, “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү” №6 кече программасын тормышка ашыру максатыннан чыгып, Арча районы Үрнәк бистәсендә гражданнарны күчмә кабул итү оештырылды.
Кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров, Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Л.И.Абдуллина үткәрде.
Җирлек буенча безнең белешмә. Үрнәк авыл җирлеге территориясендә 16 торак пункт урнашкан. 7 балалар бакчасы, 3 башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе, 2 гомуми белем бирү мәктәбе, 1 урта гомуми белем бирү мәктәбе, 8 мәчет, 3 авыл Мәдәният йорты, 6 китапханә, 2 почта бүлеге, 2 саклык кассасы эшләп килә. Моннан тыш хосусый эшмәкәрләр Мөсәгыйтова, Фатыйховлар, Сәлахетдинов, Зиннәтуллин кибетләре халыкка хезмәт күрсәтә. Территориядә “Арча урман хуҗалыгы” ГКУ, “Арча урманы” ГБУ һәм ААПК, “Арча” ҖЧҖ, “Сафиуллин” КФХ, “Шакирҗанов” КФХ һ.б. урнашкан.
Кабул итүгә асылда Үрнәк бистәсендә яшәүчеләр килде. Алар сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтүнең төрле өлкәләренә кагылышлы сорауларын җиткерде. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре авыл халкына тиешле киңәш-табышлар бирде. Гражданнарга һәр конкрет очракта, Россия Федерациясе законнары, шул исәптән “Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе законы, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, № 55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре нигезендә, үзләренең хокуклары һәм бу хокукларны тормышка ашыру тәртибе аңлатылды.
Өстәмә рәвештә кулланучыларга “Халык контроле” эше турында сөйләп үтелде.
Чарага җыелган халык кабул итүне оештырган өчен рәхмәт сүзләре җиткереп, авылда яшәүчеләргә мондый чараларның бик кирәк булуын билгеләп үтте.
Чарадан соң хосусый эшмәкәр Ф.З.Галимҗанов кибете хезмәткәрләре өчен укыту-өйрәтү характерындагы семинар үткәрелде. Хезмәткәребез “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законы, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, № 55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре, “Дәүләт контрольлеген (күзәтчелек) һәм муниципаль контрольлекне хәл иткәндә юридик затларның һәм хосусый эшмәкәрләрнең хокукларын саклау турында” 26 декабрь, 2008 ел, №294-ФЗ Федераль законы нигезләмәләрен аңлатты. Товарларның яраклылык сроклары, “Кулланучы өчен почмак”ны эшләү һәм сатудагы товарларга бәя белешмәлекләре урнаштыру аерым игътибар үзәгенә алынды.
Чара ахырында барча кешегә территориаль орган реквизитлары урын алып, кулланучылар өчен файдалы мәгълүматлардан торган буклетлар һәм «Вестник потребителя» газетасының яңа саннары өләшенде.
Мондый очрашулар алга таба да дәвам итәчәк.