2016 елның 21 июлендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясендә Иҗтимагый совет утырышы үткәрелде. Утырышта “Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү буенча муниципаль хакимиятләр, контрольлек һәм хокук саклау органнары белән берлектә эшләвен камилләштерү. Алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү өлкәсендәге закон бозуларга кагылышлы мөрәҗәгатьләрне анализлауга мониторинг”, “Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең суд практикасын формалаштырудагы роле” мәсьәләләре каралды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе каршындагы Иҗтимагый совет әгъзалары югарыда телгә алып үтелгән мәсьәләләр буенча фикер алышуда актив катнашты. Аларның тәкъдимнәре һәм искәртүләре алга таба эшчәнлегебездә исәпкә алыначак.