Бу юлы инде – ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы карамагындагы Питрәч районында.
2016 елның 21 июлендә 10:40 сәгатьтә Казан территориаль органының вәкаләтле затлары тарафыннан оешмалар һәм хосусый эшмәкәрләрнең алкогольле продукцияне сату вакытына, шартларына һәм урыннарына карата чикләүләрне үтәвенә чираттагы мониторинг үткәрү барышында стационар булмаган сәүдә объектында алкогольле продукцияне (сыра һәм сыра эчемлекләрен) ваклап сату факты ачыкланды. Питрәч районының Кибәк Иле авылында эшчәнлек алып баручы хосусый эшмәкәр законны белмичә яки законсыз эшчәнлеген беркем дә сизмәячәгенә инанган хәлдә әкрен генә сыра һәм сыра эчемлекләрен сатып яткан булып чыкты.
Хәзер эшмәкәргә шактый гына чыгым тотарга туры киләчәк. Чөнки сатудагы алкогольле продукция законсыз әйләнештән алынып, хосусый эшмәкәргә карата РФ КоАП 14.16 статьясындагы 3 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә тутырылачак.