ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы буенча бүлегеннән хосусый эшмәкәр Т.И.Гыйзетдиновага карата алкогольле продукцияне ваклап сату хокукына лицензиясе булмаган килеш кенә хәмер продукциясен сату факты буенча тикшерү материалы алынды.
Хосусый эшмәкәр Т.И.Гыйзетдинова Мөслим районының Баланлы авылындагы кечкенә генә “Хәзинә” кибетендә тиешле лицензиягә, товарны озату документларына ия булмаган килеш һич тартынмыйча алкогольле продукция сатып яткан. Тиешле документлары булмауга карамастан, төрле атамалардагы хәмер кибет киштәләренә менеп “кунаклаган”. Эш материаллары нигезендә, полиция хезмәткәрләре 22,65 литр күләмендә хәмер продукциясен хуҗасыннан алырга мәҗбүр булган. Хосусый эшмәкәр аңлатма язуында үзенең гаебен таныган.
Әле күптән түгел генә шундый ук гамәле өчен җаваплылыкка тартылган булуы да закон бозучы ханым өчен сабакка әйләнмәгән. Арбитраж суд карары нигезендә хосусый эшмәкәр Т.И. Гыйзетдинова РФ КоАП 14.1 статьясындагы 2 өлеше буенча 4000 сумлык штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылган.
Шулай ук әлеге факт буенча да административ хокук бозу турында беркетмә төзелеп, эш материаллары Татарстан Республикасы Арбитраж судына җибәреләчәк.